Быел Татарстанда тычкан бизгәге авыруының көчәюе көтелә

Республикада чирләүчеләр саны 3-4 ел рәттән югары дәрәҗәдә була.

Быел Татарстанда тычкан бизгәге (геморрагик бизгәк) авыруының көчәюе көтелә: республикада чирләүчеләр саны 3-4 ел рәттән югары дәрәҗәдә була. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.
Узган елда чир нык көчәйгән. Барлыгы 844 очрак теркәлгән. 2021 елдагыга караганда 3 тапкыр зуррак сан бу. Статистика мәгълүматлары буенча, күрсәткеч бер ел түбән булса, берничә ел рәттән – югары дәрәҗәдә. Шул рәвешле быел белгечләр янә чирнең көчәюен фаразлый. Быел беренче кварталда чирнең 91 очрагы теркәлгән инде. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда, өч тапкыр күбрәк бу. Сырхауларның күпчелеге көнкүрештә чир йоктырган, 26%ы – урманнан ияртеп кайткан. Геморрагик бизгәккә каршы вакцина юк.

Чирне кимерүчеләр, асылда җирән кыр тычканы тарата. 19дан 55 яшькә кадәрге кешеләр ешрак чирли.
Любовь Авдонина бакча сезоны алдыннан бакча йортларын җыештырырга, подвал, түбә идәннәрен, андагы әйберләрне чыгарып, юып алырга киңәш итә. Бу эшне битлек, пирчәткә киеп эшләргә, эшне тәмамлагач. кием-салымны шундук алыштырырга кирәк. Идәннәрне себермәскә, бәлки, дезинфекция сыекчасы өстәп, су белән юарга. Геморрагик бизгәк кимерүчеләр пычраткан урыннардагы тузан белән күчә чөнки.


Фикер өстәү