95 яшьлек Зәйтүнә әби: «Пенсиямне өйгә китереп бирүче булмасмы икән?»

Редакциягә Казанның Авиатөзелеш районыннан 95 яшьлек Зәйтүнә Шакирҗанова шалтыратты. Баксаң, аларның почта бүлегендә хат ташучы юк икән. Шуңа да пенсионерларга бирелә торган субсидия акчасын үзләренә барып алырга кирәк.

– Һәр айны такси белән барып йөри идем. Олы яшьтә чыгып йөрү дә куркыта. Өйгә китереп бирүче булмасмы икән? – диде ул.
Әбекәйнең үтенечен җиткерер өчен, без Казанның 85 нче почта бүлегенә бик озак шалтыраттык. Алучы булмагач, “Почта России” оешмасы белән хәбәргә кердек. Андагылар тиз ярдәм итте. Субсидия акчалары буенча җаваплы кешенең телефонын бирделәр. Ул ханым безне тыңлап язып алды. Озак та үтмәде, кире элемтәгә чыкты. Зәйтүнә әбигә иртәгә субсидия акчасын илтеп бирәчәкләр.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Үзегезне борчыган сорауларыгыз булса, безгә язып җибәрегез.

Фото: rabochy-put.ru


Фикер өстәү