Татарстанда бала тапканда үлүче хатын-кызлар саны арткан

Татарстанда аналар үлеме саны артты, дип белдерде республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Аның сүзләренә караганда, моның сәбәбе – коронавирус.

— Ковид аналар үлеме санын арттырды. Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча без күрсәткечләрне 2020 ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык, — дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.

Коронавирус  үлемнең иң киң таралган сәбәпләре исемлегендә икенче урынны алган. Беренче урында элеккечә йөрәк-кан тамырлары авырулары кала бирә.


Фикер өстәү