Цифрлаштыру елы нәтиҗәләре: авыллар интернетлы, шәһәрләр камералы булды, хезмәтләр онлайнга күчте

Авыллар интернетлы, шәһәрләр камералы, хезмәтләр онлайн. Цифрлаштыру елы уңаеннан башкарылган эшләрнең бер өлеше генә әле бу. Ел уңышларын тармак министрлыгы Татарстан Президенты белән бергә барлады.

Узган ел күп тармаклар өчен сынау елы булды. Цифрлаштыру өлкәсе дә искәрмә түгел. Шуңа күрәме икән, Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин коллегия утырышында мактану юлын сайламады. Алдан ук проблемаларга игътибар итәсен әйтте.

Шулай да башкарган эшләрне игътибарсыз калдырып булмый бит. Газ, су, ут кебек үк мөһим һәм кирәк булган интернетка тоташтыру юнәлешен генә алыйк. 2022 елда югары тизлекле интернетка тоташтырылган хуҗалыклар 24 мең абонентка арткан. Бу юнәлештә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан беренчелеккә чыккан. Шулай итеп, республикада чыбыклы интернетка хуҗалыкларның 79 проценты ия. Бер ел эчендә 132 торак пункт интернетлы булган. 2023 елда да бу программаны гамәлгә ашыруны дәвам иттерәчәкләр. Хыял – 400ләп торак пунктны колачлау.

Тик менә трассалардагы интернет мәсьәләсе кала бирә. Министр әйтүенчә, елдан-ел интернет тотмаган «ак таплар» кимесә дә, бетеп җитмәгән әле. Яңа юллар да төзелә, аларда исә барысын да яңадан булдырырга кирәк. Тик ул бер урында берничә операторны урнаштыру яклы түгел. Бу һәрвакыт мөмкин дә түгел әле. Бу сорау белән федераль дәрәҗәгә чыгарга кирәк, дигән фикер әйтелде коллегиядә.

Видеокамералар да артачак. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, видеокүзәтү һәм видеоаналитика буенча бердәм хезмәт министрлык һәм хокук саклау структуралары белән берлектә барлыкка килергә тиеш. Республика территориясендә 99 мең видеокамера урнаштырылган икән инде. Шуларның 5 меңнән күбрәге – кеше күп йөри торган урыннарда, 40 мең тирәсе – күпфатирлы йортларда. 2023 елда исә 1127 видеокамера урнаштырырга ниятләнә. Бу «Имин шәһәр» проекты кысасында башкарылачак.

Тагын бер борчыган мәсьәлә – үзебезнең кадрлар һәм импортка алмаш табу. 2022 ел моны тизләтте дә, моннан качып котылып булмаячагын да искәртте. Министр әйтүенчә, чит ил программаларының 80 процентына Россиядә җитештерелгән алмаш бар инде. Шулай да IT компания һәм «акыллы башлар» өчен эш җитәрлек.

«Акыллы баш» димәктән, IT белгечләргә кытлык бар инде ул. Министр сүзләренчә, Татарстанда ел саен 10 меңләп шундый белгечкә ихтыяҗ бар. Аны капларлык кадрлар юк: 2022 елда 4,4 мең кеше шушы белгечлек буенча дипломлы булган.

Ел киеренке булса да, Татарстанда IT компанияләр саны ишәйгән. Узган ел 95 яңа компания өстәлгән. Хәзер аларның саны – 3 мең. Былтыр Татарстанның 46 компаниясе 740 млн сум күләмдә акчалата ярдәм алган.

Цифрлаштыру елы игълан ителгәч, иң мөһим максат итеп, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүне атаганнар иде. Моңа хезмәтләрне өйдән чыкмый гына, ягъни онлайн алу мөмкинлеге дә керә. Татарстанда республика һәм муниципаль хезмәтләрнең 100 проценты электрон рәвешкә күчерелгән. 2020 елда онлайн рәвештә нибары 27 хезмәттән файдаланып булган, бүген аларның саны – 319.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, былтыр башкарасы эшләргә вакыт та, мөмкинлекләр дә күп сарыф ителгән. Юкка булмаган анысы. Ә алда тагын да күбрәк эш көтә. Монысын Президент та әйтә. Хезмәтләрне цифрлаштыру, башка мәсьәләләр, дисеңме. «Кайбер проектларның саннары зур, әмма эчтәлек тирәнлеге… Күбрәк эшләргә кирәк булыр. Хәзер иң мөһиме – «Имин шәһәр» проекты. Эчке эшләр министрлыгы чыгарган нәтиҗәләрдән шуны күрергә мөмкин: уңай вазгыятькә, нигездә, санлы системалар җәлеп итү бәрабәренә ирешелде. Әйтик, камералар кую, «акыллы домофон» урнаштыру. Алга таба да бу эшне дәвам иттерергә кирәк. Бу мөһим», – диде ул.

Әлбәттә, тармак хәле җиңел түгел. Моңа ил-көндәге вазгыять тә йогынты ясый. Республика ярдәме дә, федераль ярдәм дә кирәк. «Бер яктан караганда,  авыр, икенче яктан карасак, безнең өчен бөтен мөмкинлекләр ачык», – диде Президент.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү