Бар ышаныч – үзебездә. Татарстан Президенты елга йомгак ясады

Бар ышаныч үзебездә

Татарстан Президенты елга йомгак ясады

Җиңел булмаган елның нәтиҗәләре нинди? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, ел азагында журналистлар белән очрашты. Бу юлы Президент матбугат вәкилләрен Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT паркта кабул итте. 2022 елга ул нинди бәя бирә? Без кемгә ышанырга тиеш? Махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять кысасында нинди эшләр алып барыла? Президент мәктәп елларында форма киеп йөргәнме? Җәмигъ мәчете кайчан төзеләчәк? Очрашудан кызыклы өлешләрне тәкъдим итәбез.

2022 ел нәтиҗәләре турында

Үлчәп булмаса да, елның авырлыгын һәркем сизгәндер. Зур республикабыз Татарстан моны төрле яклап тойды. Президент Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Көнбатыш санкцияләре аркасында, республика сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк буларак кыенлыкларга юлыкты. Ник дигәндә, күп кенә компонентлар чит илдән кертелә иде. Үз продукцияңне тәкъдим итү өлешендә дә эш катлауланды.

– Яңа юнәлешләр табарга кирәк. Бу вазгыятьтә бар ышаныч – үзебезгә. Икътисадыбыз эшләсен өчен, бездә системалы эш барырга тиеш. Быел барлык кыенлыкларга да карамастан, без сәнәгать продукциясе күләме буенча да, тулай төбәк продукты буенча да артка китмәдек. Киресенчә, үсеш бар. Хәер, ул тагын да күбрәк булырга мөмкин иде, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, инвестицияләр җәлеп итү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә куандырырлык нәтиҗәләр бар. Федераль һәм республикакүләм программалар  дәвам итә. Үзәк ярдәмен дә тоябыз.

–  Билгеләнгән барлык күрсәткечләргә ирешелде. Илкүләм һәм республика проектлары белән бәйле барлык бурычлар да үтәлде. Боларга, әлбәттә, республиканың барлык хакимият һәм федераль хакимият органнарының, муниципалитетларның, шулай ук безнең предприятиеләрнең җайга салынган системалы эше ярдәмендә ирешелде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшләгәнне күрсәтә дә бел. Яңалыкмы, үзгәрешме – барысын да халыкка җиткереп тору да кирәк бит. Бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов ел буе башкарган эшләрне язып, күрсәтеп, сөйләп торган матбугат вәкилләренә рәхмәтен җиткерде.

– Бүгенге максатым – сезне күрү һәм рәхмәт әйтү. Алга таба да иҗади хезмәттәшлек итәргә кирәк. Киләчәктә дә җиңел булмаячак. Әмма Аллаһы Тәгалә сынаулар белән шуларны уза алырдай кешеләрне генә сыный. Без дә – шундыйлар кавеменнән, – диде Татарстан Президенты. – Дәүләтчелекне лозунг белән генә түгел, эш белән күрсәтергә кирәк. Моңа үз өлешебезне барыбыз да кертергә тиеш. Шул исәптән, республика Президенты буларак, мин дә. Безнең башка юл юк.

Өлешчә мобилизация һәм махсус хәрби операция турында

Журналистлар телдән төшмәгән, уйдан китмәгән өлешчә мобилизация һәм махсус хәрби операция турында да Президентның фикерен белеште.

Республика җитәкчесе бу җәһәттән башкарылган эшләрне санап китте. Бу – мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм дә, балаларына аерым игътибар да, гуманитар яктан булышу, волонтерлар эше дә. Матди ярдәм янына рухи яктан терәк булу дигәне дә кушыла. Һәр җирлек, һәр шәһәр үзенчә тырыша, республика күләмендә карарлар кабул ителә.

– Мобилизация мәсьәләсе гади генә мәсьәлә түгел. Форсаттан файдаланып, хакимият вәкилләренә рәхмәт тә әйтәсе килә. Зур эш башкарылды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, очрашу вакытында махсус хәрби операция зонасыннан сәлам дә килеп иреште. Рөстәм Миңнехановка «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче каһарманнар видео әзерләп җибәргән иде. Президент сүзләренчә, махсус хәрби операция республика өчен дә яңа сынау булды. Әмма хәрбиләрне тәэмин итү, аларга булышу юнәлешендә республика куелган бурычларны үти алды.

Цифрлаштыру елы турында

Мәгълүм булганча, 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Ел нәтиҗәле узганмы соң? Татарстан Президенты фикеренчә, сан белән санлашу турында сөйлибез икән, төп игътибар заманча җиһазларга да, инфраструктурага да, кешеләргә дә булырга тиеш.

– Акча гына түгел, бу эштә кешеләр дә мөһим бит әле. Белгечләрне әзерләргә кирәк, – диде республика җитәкчесе.

Цифрлаштыру димәктән, Татарстан әле олы юлның башында гына, ди Президент. Шулай да башкарган эшләр дә юк түгел.

– Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр санлаштырылды. Интернетка өч меңләп социаль-мәдәни корылма тоташтырылды. Цифрлаштыру җәһәтеннән эш дәвам итәчәк. Министр (Айрат Хәйруллин – Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры. – Авт.) миңа әйтте инде: бу ел нәтиҗәләре буенча без алдынгы урыннарда барабыз. Моңа кадәр хәлләр мөшкелрәк иде. Болар барысы да – системалы эш нәтиҗәсе, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендәге яңалыкларны телгә алды, яңа төзелгән һәм очрашу урыны итеп сайланган яңа IT паркны да бу елның матур нәтиҗәсе рәтенә кертте.

Лисичанск турында

Билгеле булганча, Татарстан Луганск Халык Республикасында урнашкан әлеге шәһәрне үз карамагына алды. Гуманитар һәм башка төр ярдәм дисеңме, республика бу җәһәттән нинди эш алып бара? Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия составына кергән яңа төбәкләргә терәк-таяныч булып тора, ярдәм итә.

– Шәһәр бик кыен хәлдә. Су, җылылык, электр буенча проблемалар бар, – диде республика җитәкчесе һәм халыкның көнкүрешен җиңеләйтү өчен  башкарылган эшләрне санап китте. – Татарстан Лисичанскига махсус техника, транспорт һәм җиһазлар тапшырды инде, кышкы сезонга әзерлек вакытында күпфатирлы йортларны төзекләндерү өчен төзелеш материаллары даими озатыла. Хастаханәне төзекләндерү бара, белгечләр шунда җибәрелә. Гомумән әйткәндә, шәһәргә 1 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде инде. Анда азык-төлек тә, кием дә, гигиена кирәк-яраклары, балалар уенчыклары, көнкүреш техникасы да бар. Бу эшкә районнар, бизнес, иҗтимагый оешмалар да кушыла. Балаларга ярдәм итү буенча аерым эш алып барыла. Гомумән, безнең әле эшлисе эшләр шактый. Кешеләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Рухи, матди таяныч мөһим һәм кирәк!

Җәмигъ мәчете турында

– Без Җәмигъ мәчете төзелеше өчен урын сайладык, әмма анда әле инженерия юнәлешендә эшләр башкарасы бар. Бу эш инде бара. Хәзер мәчетнең проектын сайлау буенча эш дәвам итә. Алар икәү – классик һәм заманча вариантлар. Бу арада кирәкле барлык карарлар кабул ителәчәк, киләсе елда инде төзелеш эшләре дә башланачак, – дип хәбәр итте очрашуда Президент. – Безгә бу эштә ялгышырга ярамый.

Балалардан сораулар

Рөстәм Миңнехановка, гадәттәгечә, балалар да сораулар юллады. Бу юлы республика җитәкчесе киеп йөргән мәктәп формасы турында кызыксындылар.

– Без дә форма кидек, без укыганда да бар иде ул. Гади генә булса да, яратып кидек, – дип искә алды Рөстәм Миңнеханов. – Мәктәп формасы кирәк дип саныйм. Балалар бер-берсеннән аерылып торырга тиеш түгел. Хәзер мәктәпләрдә формалар бик матур.

Милли мәдәниятләр һәм горефгадәтләр елы турында

Киләсе елыбыз шул рухта узачак. Журналистлар ни өчен җитәкчелекнең нәкъ шушы юнәлешне сайлавы белән кызыксынды. «Сез әллә каршымы?» – дип, Президент та кызыксынып сорады. Журналистка җавап итеп исә:

–  Бу карар республиканың үзенчәлеген саклау җәһәтеннән әһәмияткә ия. Ул Татарстанда яшәүче барлык халыклар өчен дә мөһим. Теләсә нинди карар мин шулай теләгәннән генә кабул ителми бит. Без фикер алышабыз, киңәшләшәбез. Безнең өчен хәзер нәрсә мөһим? Алга таба үсешебез мөһим. Әмма безгә генә хас үзенчәлекне дә саклыйсы килә. Без бераз гына заманчалашкан, бу бик үк яхшы түгел. Шуңа да бу карарны дөрес дип уйлыйм, – диде.

 

Сөенечебез дә бар! Журналистлар белән очрашу барышында, Татарстан Президенты үзхәбәрчебез Рәшит Фәтхрахмановка «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемне тапшырды. Хезмәттәшебезне әлеге лаеклы бүләге белән ихластан котлыйбыз!

 

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү