Татарстанда җиңел машина автобус астына кергән: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Бүген Татарстанның Кама Тамагы районында «Лада Богдан» җиңел автомобиле «ПАЗ»автобусы белән бәрелешкән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 47 яшьлек җиңел автомобиль йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм сигез пассажир утырган автобус астына кергән.

Бәрелелү машина йөртүче ягына туры килгән, ул алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Зыян күргән өч пассажирны медицина учреждениесенә китергәннәр. Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү