Татарстанда җиләккә барган җирдә хәле начараеп егылган хатын-кызны тапканнар

Кырда яткан хатын-кызны коткаручылар табып ала. Алар аны ашыгыч ярдәм машинасына илтә.

Кичә Яшел Үзәндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиләк җыйганда хәле начарайган хатын-кызга ярдәм иткәннәр. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Коткаручыларга Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым шалтыраткан, ул үзенең 80 яшьлек дустының җиләккә баруын, аның үзен начар хис итүен һәм югалуын хәбәр иткән. Урынга ГТХМ һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән.

23: 55 сәгатьтә коткаручылар юлда ятучы, аңында булган хатын-кызны табалар һәм квадроциклда ашыгыч ярдәм машинасына кадәр китереп җиткерәләр. Өлкән яшьтәге хатын-кыз Яшел Үзән хастаханәсенә озатыла.


Фикер өстәү