Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы район һәм шәһәрләрдәге мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә салкыннар булу сәбәпле, дәресләрне туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллаган.
Һава температурасы – 23 градуска төшсә – авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, – 25 булса – шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында укуны туктатырга мөмкин. Һава температурасы – 27 градуска төшсә – шәһәр мәктәпләренең 5-9 классларында , – 30 булса – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында укуны туктатырга мөмкин а укуны туктатырга мөмкин. Шәһәрдә белем алучы өлкән сыйнафларда исә укуны салкыннар -32 градуска җиткән очракта туктатырга киңәш ителә.
Моннан тыш, урамда физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы –3 градустан түбән булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артканда үткәрелми. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр – 10 градустан да түбән булмаган очракта гына үткәрелергә мөмкин.
Министрлык шулай ук һава температурасы – 25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat