18 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Боз өстендәге сугыш
Кенәз Александр Невский җитәкчелегендәге хәрбиләрнең немец рыцарьларын җиңгән көн (Боз өстендәге сугыш, 1242 ел). Бу вакыйга уңаеннан Россиядә 1995 елда Хәрби Дан көне гамәлгә куела.
Төрле мәгълүматлар буенча боз өстенә 10 меңнән алып 12 меңгә кадәр рыцарь җыела. Александр Невскийның кораллану буенча да, хәрби өйрәнүләр буенча да бик нык калышкан, күпчелеге «җәяүле» булган 15-17 мең сугышчысы була. Бу җиңү немецларның Көнчыгышка таба походларын туктата. Моңа кадәр яулап алынган рус җирләреннән баш тартулары турында килешү төзелә.

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
1982 елда Һәйкәлләрне саклау буенча халыкара берәшмә инициативасы белән гамәлгә куела. Россиядә бүген 150 меңгә якын федераль һәм төбәк билгеләнешендәге мәдәни мирас объектлары исәпләнә.

Бөтендөнья радио яратучылар көне
Бу көн дөньядагы 150 дән артык илдә билгеләп үтелә. 1925 елның нәкъ менә 18 апрелендә Парижда радиоэлемтә белән шөгыльләнүче халыкара берлек төзелә.

Беренче маршрут
98 ел элек (1924) Мәскәүдә автобус беренче тапкыр маршрут буйлап юлга чыга. Анда берничә чит илдән кайтарылган һәм, йөк машиналарын үзгәртеп, кулдан ясалган автобуслар йөри. Даими төстә бу хәрәкәт 1924 елның август аенда ачыла. Моның өчен Англиядән 8 автобус сатып алалар.

Милләтләр Лигасы
76 ел элек (1946) Милләтләр Лигасын таркату турында карар кабул ителә.Бу халыкара оешма 1919 елда халыклар арасында хезмәттәшлекне үстерү, куркынычсызлык һәм тынычлыкны гарантияләү өчен оештырыла.
Милләтләр Лигасында төрле елларда 45 тән алып 60 ка кадәр ил санала. СССР 1934 елда керә. Әмма 5 елдан соң, совет-фин сугышы башлангач, оешмадан чыгарыла.
1946 елның апрель башында Милләтләр Лигасының соңгы Ассамблеясы үткәрелә. Делегатлар Лиганың функцияләрен БМОга тапшыру турында резолюция кабул итәләр.

Дактилоскопия
120 ел элек (1902) җинаятьчене тану өчен дөньяда беренче тапкыр дактилоскопия кулланыла. Дактилосклопия – ул кешене бармак эзләре буенча тану ысулы. Һәр кешенең бармактагы «бизәге» бары тик үзенә генә хас. Ул гомер буена үзгәрми. Хәтта тире зарарланган очракта да элеккечә төзәлә.
Дактилоскопияне беренче тапкыр Даниядә, 1902 елның 18 апрелендә кулланалар.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү