«Миссис Татарстан – 2023» Альбина Галиева: «Минем өчен үрнәк хатын-кыз – әнием»

Күптән түгел Казанда «Миссис Татарстан – 2023»не сайладылар. Тормышта уңыш-дәрәҗәләргә ирешкән, шул ук вакытта гаилә учагын сүндерми саклаучы 13 хатын-кыз арасыннан иң лаеклысы булып Саба гүзәле Альбина Галиева танылды. Нәкъ менә ул Россия күләмендә Татарстан данын яклаячак. Яңа гына таҗ кигән Альбина ханым белән гаилә һәм эштәге гармония, хатын-кызның җәмгыятьтәге роле һәм уңыш турында сөйләштек.

«Гаиләм – беренче урында»

Альбина, иң элек үзегез турында сөйләгез әле.

– Саба районының Юлбат авылында туып, маллар арасында, печән өстендә үскән бала мин. Әти-әнием – укытучылар. Үзем исә педагог-хореограф һөнәрен сайладым. Казанда бию коллективлары булдырдым, төрле җырчыларның төркемнәрендә эшләдем.

Кире Сабага булачак тормыш иптәшегез алып кайтып киттеме?

– Нәкъ шулай. Ирем белән кечкенәдән бергә без. Икебез дә – хоккей, атлетика буенча чемпионнар. Һәрвакыт бер командада булдык. Инде очрашып йөри башлагач, ул мине Казаннан Сабага «өстери» башлады. Билгеле, тиз генә риза булмадым: күңелдә ниндидер каршылык бар иде. Эшемне, шактый уңышлы карьерамны, Казанны калдырасы килмәде. Әмма әкренләп күндерде ул мине. Сабада бию студиясе ачып карарга тәкъдим итте. Билгеле, бу тәкъдим дә куркытты. Әмма аның ышанычы көчлерәк булды. Шөкер, курыккан эш хәерле булды: студияләребез инде берәү генә түгел, берничә. Кукмара, Теләчедә дә эшлибез. Һәм бүгенгә кадәр Сабада яшәп ятабыз.

Ул чакта Казанны, андагы эшегезне ташлаганга үкенмәдегезме?

– Юк. Һәрнәрсәнең – үз вакыты бит. Вакытында туктый да белергә кирәк. Аннан соң, тормышымдагы вакыйгалар белән рухи дөньям һәрвакыт туры килеп торды. Үзгәрешләр җаныма рәхәтлек өстәде, диимме соң…

Сез бит әле әни дә. Күп кенә очракларда хатын-кызга йә гаилә, йә карьера, дигән сайлау алдында калырга туры килә бит. Сезнең алай булмадымы?

– Юк. Ирем өчен минем бәхетле һәм һәрчак рухи яктан үсештә булуым бик мөһим. Ул бу турыда һәрчак әйтеп тора. Улыбыз тугач та мондый сорау барлыкка килмәде, Аллага шөкер. Әмма минем өчен барыбер гаиләм – беренче урында.

Гаилә белән эшне тигез алып бару, гармония булдыруның ниндидер серләре бармы?

– Һәрвакыт бер-берең белән сөйләшергә кирәк дип уйлыйм. Сиңа нәрсә мөһим булуын аңлату зарур. Гомумән алганда, үз кешең белән кавышсаң, ниндидер авырлыклар җиңел булып тоела ул.

«Без, татар кызлары, бер ризык белән генә чикләнәбезме соң?»

Инде «Миссис Татарстан» турында да сөйләшик. Әлеге конкурста катнашырга нәрсә этәрде?

– Монда катнашу хыялын күңелемдә ике еллап йөрттем. Әмма моңарчы ниндидер эчке каршылык комачаулады: төрле сылтаулар табып, катнашмау ягын карадым. Быел менә, үземне үзем җиңеп, тәвәккәлләргә булдым. Монда катнашканчы ук, әлеге чараны чираттагы конкурс кына түгел, шәхесне төрле яклап үстерә торган зур бер проект буларак кабул иттем мин. Һәм ул шулай булды да.

Бу нәрсәдә чагыла соң?

– Бер көнлек кенә чара түгел бит ул. Әзерлек өлеше шактый вакытны алды. Башка катнашучылар белән бер атна дәвамында мәш килдек. Көн дә нинди дә булса сынау, кызыклы шәхесләр белән очрашулар… Үзеңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр бик күп булды. Әйтик, беренче көнне без бер-беребез белән таныштык. Танышу кичәсенә нинди дә булса тәмле ризык әзерләп алып килергә кирәк иде. Билгеле, без, өстәл мул булырга тиеш, дип тәрбияләнгән татар кызлары, бер ризык белән генә чикләнмибез бит инде. Үзебез үстергән үрдәкне, өчпочмаклар пешердем, яннарына казылык та куйдым. Жюри әгъзаларына бал, май, үзебез пешергән ипи, ә кызларга мәтрүшкә бәйләмнәре бүләк иттем. Икенче көнне без социаль проектларыбызны якладык. Берничә ел элек мин авыру балалар белән шөгыльләнә идем. Аларны биергә өйрәтеп, төрле конкурсларда катнашып йөрдек. Әлеге конкурсның бу өлешендә әнә шулар турында сөйләдем. Аннан соң, әлеге төп өлеш сәхнәдә булды бит. Зур сәхнәгә кайту икеләтә рәхәт иде. Данир Сабиров, Альбина Апанаева, Дилә Нигъмәтуллина һәм башка җырчыларның төркемендә биеп йөргән чаклар искә төште.

Гомумән, аңлагансыздыр инде: матурлыкта көч сынашмадык без. Гаиләдә һәм тормышта нинди булуыбызны күрсәтергә тырыштык. Татар хатын-кызлары бик кайгыртучан, гаилә җанлы була бит. Ә авылда яшәү төрле яклап баета, рухи яктан тулыландыра. Жюри әгъзалары шуны күреп алгандыр дип уйлыйм.

Бу конкурс, иң беренче чиратта, нәрсәгә өйрәтте?

– Монда катнашучы хатын-кызларның барысы да үзенчәлекле, һәркайсы зур-зур дәрәҗәләргә ирешкән. Алар белән танышу, дуслашу бик илһамландырды. Бәйгедән соң үз-үземә ышанычым артты, тагын бер мәртәбә тормышта нәрсәгә булса да ирешүемне расладым. Ә хатын-кыз өчен бу – гаять мөһим нәрсәләр. Аннан соң мин гап-гади авыл кызларының да шундый дәрәҗәле исемгә лаек була алуын күрсәттем дип уйлыйм.

Хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын ничек билгеләр идегез?

– Заманалар үзгәрде бит, хатын-кызның да җәмгыятьтәге урыны, роле үзгәрде дип уйлыйм. Хатын-кыз бүген үзен көчле зат буларак күрсәтә. Гаиләсен дә, эшен дә тигез күреп, лаеклы алып бара. Ә ир-атлар, киресенчә, үз-үзләрен кимсетеп күрсәтә, димме соң… Көчле, лаеклы, чын ир-ат табу бик авыр бит хәзер. Бәлки, шуңа да хатын-кызларга башка позиция алырга туры киләдер.

Сез хәзер  күп кенә хатын-кызлар өчен үрнәк. Ә сезнең өчен үрнәк хатын-кыз кем?

– Әнием. Ул гомер буе әтиебезнең артында иде – аңа зур терәк булды. Ир-ат та бит тимер түгел. Аның да авыр чаклары була. Шундый чакларда хатын-кыз иренә терәк булырга тиеш. Әни – шундый кеше. Үзенә авыр булса булды, әмма гаиләсе өчен барына да әзер торды ул. Ә безгә әниләргә кадәр ерак әле…

Әңгәмәдәш — Лилия Гыймазова


Фикер өстәү