Кавыктан котылу ЫСУЛЛАРЫ

– 3 чәй кашыгы вакланган дәфнә яфрагы өстенә 1 стакан кайнар су салабыз. Өстен каплап, ярты сәгать төнәтәбез. Соңрак сөзеп алып, суыткычта саклыйбыз. Чәчне юганнан соң, әлеге төнәтмәне баш тиресенә сылыйбыз. Аны юып төшермәсәң дә була.

– Бер үк күләмдә алма серкәсе белән су алабыз. Катнашманы җиңелчә генә җылытып, баш тиресенә сылыйбыз. Башка сөлге урап, 20 минут тотабыз һәм юып төшерәбез.

– Чәч коры булганда, бер аш кашыгы кастор һәм шуның кадәр үк зәйтүн маен (аның урынына көнбагыш мае да ярый), ярты лимон согын бергә кушып болгатабыз. Юарга 20–30 минут кала башка сөртәбез.

– 1 стакан кайнар кара чәйгә 1 чәй кашыгы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатабыз да чәчкә сылыйбыз. Бер сәгатьтән соң юабыз.


Фикер өстәү