Казанның Балалар өчен йогышлы авырулар хастаханәсе Окольная урамыннан Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә күчкән

Казанның Балалар өчен йогышлы авырулар хастаханәсе Окольная урамыннан профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе дәвалау бинасына күчкән. Биредә капиталь төзекләндерелгәннән соң балаларга махсус медицина ярдәме күрсәтү бүлеге ачылган.

Төзекләндерү эшләре, республика бюджеты хисабына, йогышлы авырулар хастаханәсен яңарту кысаларында башкарылган. Хастаханәнең палаталары, электр, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән. Яңартылган бүлекләр балаларга медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау корпусын яңарту эшләре Окольная урамындагы балалар клиникасы хезмәткәрләрен тулысынча бирегә күчерү мөмкинлеге биргән. 1968 елда төзелгән, 110 ятаклы хастаханә заманча санитария-эпидемиологик нормативлар таләпләренә туры килмәгән.
Балалар клиникасын РКИБның дәвалау корпусына күчерү шулай ук штат расписаниесен оптимальләштерүгә, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген үстерүгә ярдәм иткән.


Фикер өстәү