Президент Чаллыда төзекләндерелгән хастаханәнең эшкә әзерлеген тикшерде

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәре барышында йогышлы авырулар хастаханәсе бер блогының төзекләндерелгәннән соң эшкә әзерлеген карады.

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе 17 районга хезмәт күрсәтә. Биредә бик зур сәнәгать кластеры оештырылудан һәм “Бигеш” халыкара аэропорты эшләп килүдән чыгып караганда, Кама аръягы төбәгенең биологик иминлеге өчен стратегик әһәмияткә ия объект ул. Хәзерге вакытта  хастаханәдә 237 ятак-урын булдырылган. В корпусын (В1 һәм В2 блоклары) төзекләндерү эшләре 2018 елда башланган. Гомуми мәйданы – 12 мең кв.метрдан артыграк. В2 блогында гомумтөзелеш һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланган.  Әлеге ике катлы блокта йогышлы авырулар, диагностика һәм дезинфекция-стерилизаңия бүлекләре булдырылган. Биредә медицина җиһазлары, мебель һәм кирәк-яракларның һәммәсе әзерләп куелган. Хәзерге вакытта В1 болгын төзекләндерү эшләре дәвам иттерелә.   15 майга гомумтөзелеш эшләрен тәмамлау күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов, ялсыз, булдыра алганча  тиз эшләргә кушты. Ул шулай ук барлык төзекләндерү эшләрен санитария-эпидемиологик таләпләргә туры китереп башкару зарурилыгына да игътибарын юнәлтте. Хастаханә йогышлы авыруларны дәвалауның барлык стандартларына туры китерелергә тиеш, Кама аръягы өчен мондый резерв бик кирәк, диде ул. “Стратегик мөһим объект бу. Без хәлләрнең теләсә кайсы якка таба борылышына әзер булып торырга тиеш. Ятак-урыннарның да, ярдәм итү өчен кирәкле җиһазларның да әзерләп куелган булуы шарт. Без төбәктә яшәүчеләрне әйбәт резерв белән тәэмин итәргә тиеш”, – диде Президент.


Фикер өстәү