КФУ доценты Тимур Әүһәдиев: «Җәйнең соңгы ае климатик нормадан тайпылмаячак»

Быел җәй сәеррәк килде. Безгә ул өч атнага соңарып, 30 майда гына килеп җитте. Узган елда җәйге җылы инде 9 майда ук башланып киткән.

Июнь – суык, июль аномаль дәрәҗәдә җылы килде. Ә август ничек булачак? КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев “КВ” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, җәйнең соңгы ае, синоптиклар телендә әйтсәк, климатик нормадан тайпылмаячак. Якындагы 10 көн эчендә тәүлеклек уртача температура 21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Шулай ук явым-төшем дә нормага туры киләчәк.
Белгеч сүзләренә караганда, быел июльнең аномаль җылы килгәнлеге аңлашыла инде. Аномалия +1 градус тәшкил итә. Июльнең уртача температурасы +21,5 градус булган, ә климатик норма +20,5 градуска тигез.


Фикер өстәү