Ураза тоткан кешенең йокысы да – гыйбадәт

Мөселманнар өчен иң бәрәкәтле һәм хәерле рамазан аена аяк басабыз. 11 март уразаның беренче көне. Бу изге айда мөселман кеше нәрсәләрне истә тотарга тиеш? Уразаны нәрсә боза? Кемнәргә ураза тотмаска ярый?

Бу һәм башка сорауларга «ӘлМәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирде.

Ураза ниятен татарча әйтергә ярыймы?

Уразаны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен тотабыз. Иң мөһиме – безнең ният. Ураза ниятен нинди телдә әйтсәк тә була. Гарәп телен белгәннәр гарәпчә әйтсен.

Кемнәргә ураза тотмаска да мөмкин?

Мондый кешеләр төркеме дә бар. Әйтик, авыру кешегә (ураза сәламәтлегенә зыян китерсә, даими дарулар, уколлар кирәксә), ерак сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган, йөкле, хәезле, бала имезгән хатыннарга, ач тору яисә сусауга түзәрлек булмаганда ураза тотмаска ярый. Кешене көчләп ураза тотарга мәҗбүр итсәләр дә, ураза тотмаска мөмкин.

Әмма авыру кеше, савыкканнан соң, уразага керергә тиеш. Ерак сәфәрдәге кеше дә, сәфәреннән кайткач, казасын кылсын. Бала үстергән ана да, баласы үскәч, казаларын үтәргә тиеш.

Ураза тоткан көн тизрәк узсын өчен, телевизор карау, музыка тыңлау, йоклау, интернетта утыру рөхсәт ителәме?

Рамазан – елга бер генә килә торган ай. Бу айда әҗер-саваплар алырга ашыгырга, игелек кылырга кирәк.

Телевизор карау дигәндә, ниндидер кирәкмәгән тапшырулар түгел, дини эчтәлектәгеләрен карасак, начарлыгы юк. Ләкин бу очракта да көн буе телевизорга текәлеп утыру кирәкми.

Йокы дигәндә, аз гына йоклап алу рөхсәт ителә. Әмма көнне йоклап уздыру килешми.

Интернет дигәндә, кирәкле нәрсәләр карап алу өчен куллансак була. Күңел ачу, вакытны заяга уздыру өчен түгел.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр», – ди.

Рамазан ае башлангач, аның башында өч көн, уртасында өч көн һәм ахырда өч көн тотсаң, тулы бер ай ураза тоткан кебек була, диләр. Бу дөресме?

Башында ун, уртасында ун, ахырда ун көн тотсак, ураза кабул булыр. Рамазан ае адәм баласына тулы бер ай булып бирелгән. 12 айның берсе бу! 11 аен иркенләп, ашап-эчеп йөрибез бит. Бер ай уразалы булуыбыз организмыбыз өчен дә әйбәт булыр. Бу айны кыскартырга тырышырга кирәкми.

Намаз укымаган килеш тә ураза тотарга ярыймы?

Адәм баласының биш бурычы бар: иман кәлимәсен әйтү, биш вакыт намаз уку, рамазан аенда ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу. Адәм баласы бу гыйбадәтләрнең берсен эшләми торып, икенчесен башкарса да, зыяны юк. Ләкин инде мөселман аларның барысын да үтәргә тырышырга тиеш. Һәр гамәлебез өчен җавап тотачакбыз. Хаҗга бармаган, намаз укымаган кешегә дә ураза тотарга мөмкин. Мөмкин генә түгел, ә кирәк тә! Уразаны бүген тота икән, киләчәктә намазына да басар, башка гыйбадәтләрне дә үтәр.

Сәхәргә тормыйча, кичтән ниятләп ятарга ярыймы?

– Сәхәр ашау – сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисендә болай ди: «Сәхәрдә ашагыз, шул рәвешле үзегезне ураза тотар өчен ныгытыгыз». Сәхәр ризыгының шифасы да бар. «Таң атканчы ашагыз, монда бәрәкәт бар», – диелә хәдистә. Сәхәрне торып ашасак, хәерле булыр. Кичтән ниятләп ятсак, сәхәргә тора алмасак, өйләгә кадәр ниятләсәк тә ярый. Аллаһы Тәгаләдән сорыйк, Ул – уразаларыбызны кабул итүче. Коръән аша Аллаһы Тәгалә: «Таңда ак җеп белән кара җепне бер-берсеннән аерганчы ашагыз, эчегез, аннан соң кояш батканчы ураза тотыгыз», – дип әйтә.

Ифтарга берничә сәгать кала күрем килсә, ураза бозылган булып саналамы?

Әйе. Әмма кеше уразасын тотып бетерсә дә ярый, шундук ашый башласа да рөхсәт. Күрем көннәрен санап, калган уразаны каза кылырга кирәк булачак.

Ураза аенда социаль челтәрләрдә ифтар ашаганда төшкән фотоларын куялар, үзләренең уразалы булулары турында язалар. Болай эшләү рөхсәтме?

Нинди генә гыйбадәт булса да, ул гамәл яшерен эшләнсә яхшырак. Изгелек кылабыз икән, ул рия гамәл булмасын өчен, күрсәтмәсәк хәерлерәк. Күрсәткән очракта да, дөрес итеп күрсәтергә кирәк. Ягъни «мин уразалы», «мин ураза тотам» дип түгел, «ифтарлар оештырыйк, Аллаһы Тәгалә савабын бирер» дип күрсәтергә була. Мактанып йөрү уразаның савабын киметеп, көне буе тоткан уразабызның ач торуга гына кайтып калуы ихтимал. Ураза тотканда телне дә, күзне дә, кул-аякны да яманлыктан сакларга кирәк.

Су белән хөрмәне ифтар догасына кадәр кабып куяргамы, әллә дога укыганнан соңмы?

Ахшамга азан әйтелгәннән соң, хөрмә беләнме, су беләнме, тоз беләнме ифтар кылу тиешле. Аннан соң инде догасын укыйсы. Аннан соң, намазлы кеше намазын кыла, намазда булмаганы, рәхим итеп, ризыклана.

Сәхәрдән соң, эчендә ризык калмаслык итеп, авызны чистартырга, тешләрне пакьләндерергә кирәк. Аннан соң ниятлибез.

Тәравих намазына йөрү мәҗбүриме?

Пәйгамбәребез (с.г.в): «Рамазан аенда тулы ышаныч белән һәм Аллаһтан савабын көтеп намаз кылган затның үткәндәге гөнаһлары кичерелер», – ди. Тәравих намазы – сөннәт гамәл. Кемнең теләге бар, бу намазны өйдә дә башкара ала. Мәчеттә дә укырга була. Бу – саваплы эш.

Ураза тотмаган килеш, ифтар мәҗлесләренә йөрергә ярыймы?

Ифтар мәҗлесендә ураза тотмаган килеш тә катнашырга мөмкин. Ураза тотмаган кешеләр, бәлки, шул ифтарларда катнашып, вәгазьләр тыңлап, киләчәктә ураза тота башлар.

Ифтарга чакырдылар, әмма барасы килми. Нишләргә? Бармау гөнаһ саналамы?

Чакырган җиргә барырга кирәк. Ифтар, Коръән мәҗлесенә бигрәк тә. Барасы килмәсә, сәбәпләрен аңлатырга, дәшкән кешегә хәбәр итәргә кирәк. Чакырган җиргә бер дә нигезсез сәбәп белән бармый калу ярамый. Бу – килешми торган гамәл. Туганнар чакырса, бару икеләтә хәерле. Уразалы килеш ифтар мәҗлесендә катнашсак, савап булыр. Рамазан аен заяга уздырырга ярамый.

Уразалы килеш иннек сөртергә, хушбуй сибәргә, маникюр ясатырга ярыймы?

– Сөрткән иннекләр «питательный» булырга тиеш түгел. Ягъни алар төкерек беләнме, иреннәрне ялагандамы авызга, тамакка эләгергә тиеш түгел. Шуннан саклансагыз, рөхсәт ителә.

Маникюр мәсьәләсенә килгәндә, кеше намазлы икән, маникюр тәһарәт һәм госелнең дөрес итеп алынмавына китерә. Гыйбадәт кылганда, маникюрдан ераграк торсак иде. Хушбуй сибү рөхсәт ителә.

 

Белеп тор!

Уразаны боза Уразаны бозмый, әмма мәкруһ (шелтәле) санала Ураза вакытында тыелмый
Борчак кадәр генә булса да ризык, теш пастасы йоту Ризык һәм сагыз чәйнәү Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаса)
Бер тамчы кадәр генә булса да су, дару йоту Әдәпсез сүзләр сөйләү, гайбәт Тәһарәт вакытында мисвак белән тешләрне пакьләү
Авыз тутырып косу Берәр азыкны, йотмыйча, телне тидереп карау Кан алдыру
Җенси якынлык кылу Иреннән үбү Госел коену
Дару эчү, борынга дару салу, клизма, ингаляция Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау Сөлек салдыру
Интектерә торган эш
Авызга тулган төкерекне йотып җибәрү
Авыруың көчәясен белә торып, уразада булу

 

Дога

Ураза тотарга ният кылганда укыла (сәхәр)

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр».

 

Авыз ачканда укыла (ифтар)

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

Тәрҗемәсе: «Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым вә Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин».


Фикер өстәү