«Балаң булмаса, өйләнер идем дигәч, улымны үтердем»

Татарстанда авыр җинаятьләрнең һәр бишенчесе эчкән баштан кылына. Коточкыч авыр җинаятьләрнең  80 процентка якыны аңнарын аракы сөреме томалаган кешеләр тарафыннан эшләнә. Иң аянычы – соңгы елларда балалар язмышына бәйле фаҗигаләр күбәя. 2021 елның җиде аенда андый  җинаятьләр саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 18 процентка арткан. Алар арасында – көчләү, авыр тән җәрәхәтләре салу, талау, хулиганлык кылу һәм башка төрлеләре… 

Болгануның башы

Аракы сөреме кайчагында һич көтмәгән кешеләрне дә үз хөкеменә буйсындыра. Питрәч районында туып-үскән Әлфия Сабирҗанованың кайчан да булса шундый адымга баруына ышану да кыен. Ышанырлыкмыни… Утыз яше белән барган ана биш яшьлек сабыен үз куллары белән үлемгә этәрсен әле. Әлфиянең  язмышын кайгыртып, судка килгән танышлары белән аралашырга да туры килде.

– Мәктәптә укыганда,  аны  «Сабырҗанова» дип  йөртә идек. Ул туган көнне әнисе мәрхүм була. Әтисе шул кайгыдан баш күтәрми эчте. Айныган чакларында баласын гаепләп, әллә ниләр әйтеп бетерә. Үзе яхшы механизатор иде. Салган баштан комбайнга кысылып имгәнгәч, савыга алмады, – диләр.

Әлфия әбисе белән бабасы тәрбиясендә үсә. 9 сыйныфны тәмамлагач, Казанда төзүче һөнәре ала.

– Авылга сирәк кайта иде. Кияүгә чыккан дип ишеттек. Ире белән бергә кайтып күренмәделәр. Кияве татар түгел иде бугай. Ишетүебезчә, Азәрбайҗаннан килгән эшмәкәр. Әби-бабасы ризалыгын да алмадылар. Икесе дә рәнҗеп китеп барды. Тумыштан ук каргышлы язмышка дучар булгангадыр, гел кызгана идек үзен, – дип искә алды исемен әйтергә теләмәгән авылдашы.

Әлфиянең мәхәббәт тарихы белән дә таныштым. Төзелештә  янәшәдә эшләүче Азәрбайҗаннан килгән ир-атлар  белән аралашырга туры килгән аңа. Яшь чак бит. Мурад исемле егетне күңеле якын итә. Шаяртып кына башланган дуслык мәхәббәткә юл салган булса кирәк. Үзеннән өч-дүрт яшькә олырак ир-егетнең туган якларында хатыны, ике баласы булуын белми дә калган. Яратам дип өзелеп йөргән кешенең шундый ялганга баруын каян беләсең? Өстәвенә, бөтен шартларын туры китереп, никах та укытканнар бит әле! Мурадның туган якларына баргач кына, үзенең нинди хәлгә калуын аңлаган бичара хатын-кыз.

Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Йокысыз төннәр, газаплы уйлар белән айлар уза тора. Мурадның ялыну-ялваруларына карамый, аның хатыны, нарасыйлары янында икенче хатын булып озак йөри алмый Әлфия. Инде бәбиләргә вакыты җитеп килгәндә, туган якларына кайтып егыла.

Тик Казан да аны башкача кабул итә шул инде. Ярый әле, элек яшәгән тулай торактагы бүлмәне хосусыйлаштырып өлгергән була. Улы Айнур  белән шунда кайтып сыеналар. Ике яшьлек сабыен күрше хатынына калдырып, көндезләрен төзелештә эшләсә, кичләрен янәшәдәге офис бүлмәләрен җыештыра. Әкрен генә тормышы җайга салына.

Иртәдән кичкә кадәр төзелештә эшләү җиңелләрдән булмагандыр. Аеруча салкын кыш көннәрендә. Башкаларга ияреп булса кирәк, бераз төшергәләп алгач, күңелләр күтәрелеп киткән, күрәсең. Әмма һәр нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да бар. Аракы үз корбанын мәкерле ятьмәсенә торган саен күбрәк эләктерә бара.

Шундый көннәрнең берсендә, Әлфия  төзелештә прораб булып эшләүче Валерий исемле рус егете белән якынаеп китә. Яшь хатын күңелендә Мурадны да оныттыра алырлык мәхәббәт кабынган сыман була.

Кич уңмаган һич уңмый

Күрше фатирда яшәүче Галия ханым искә алуынча, алар Валерийны сирәк күрә. Аның килүе Әлфия өчен бер бәйрәм була иде, диләр.  Өйләнешү турында сүз алып барган чаклары да була. Югыйсә икесе дә – бәхеткә лаек кешеләр. Әлфиянең  дә тормыш ялгышларыннан арынып, шатланып яшисе килгәндер. Тик, бер генә борчу: Валерийның әнисе бердәнбер улын ирсез бала үстерүче хатын белән янәшә күрергә теләми. Өстәвенә, озын теллеләр Әлфия турында төрле гайбәтләр дә ирештерә тора.

Элегрәк ул-бу сизмәгән күршеләр сирәк булса да ике арада  савыт-саба шалтыравын да ишеткәләгән. «Андый хәлләрдән соң, Валерий атналар буе югалып торгалый иде», – дип искә ала Галия ханым.

Иртә уңмаган кич уңмый, кич уңмаган һич уңмый дигәндәй, ялгызы калганда Әлфия шешәгә дә ешрак үрелә башлый. Үз бәхетсезлегендә төп гаепне  сабыйга аударган чаклары да була.

Валерийның да йөрәге таш булмагандыр. Үзе аркасында Әлфиягә өстәмә борчулар килүен дә аңлагандыр. Күпмедер югалып йөргәннән соң, ул, чәчәкләр күтәреп, яңадан Әлфия янына килә. Гафу үтенә. Тик күпмедер вакыттан соң шул ук хәл кабатлана.

Мәхәббәт хакына

…Ул кичтә ниндидер фаҗигале хәл булыр дигән уй Әлфиянең башына да килмәгәндер, шәт. Эштән кайту белән өй җыештырырга тотына. Ике атна югалып торган Валерий, көндез шалтыратып, иртәгә килсәм ярыймы, дип рөхсәт сораган кич була ул.

Бергә булмаганда ничек тә ярый дип яшәгән хатын, гадәте буенча ир кайтыр алдыннан бүлмәләрне генә түгел, балконны да ялт иттереп җыештырып чыгарырга җыена. Кәефне тагын да күтәрер өчен, әледән-әле шешәгә үрелә.

…Кичке сәгать тугызлар тирәсе. Әлфия тиктормас улын битәрли-битәрли балконда кайнаша. Айнур исә балконның ачык тәрәзеннән урам күзли. Бу –  аның яраткан шөгыле. Әнисе эштән бушаганда, урамнан керәсе дә килми баланың…

Әллә аракы сөреме акылын томалаган, әллә инде Валерийның салган баштан: «Балаң булмаса, өйләнер идем», – дигән сүзләре күңеленең иң яшерен почмагында сакланып калган. Шул мизгелдә башына кергән куркыныч уй аны балага таба этәргәндер. Берни сизми калган сабый кычкырырга да өлгерми, бишенче каттан аска оча…

«Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәндә, Айнур әле исән була. Йөрәк өзгеч әрнүләрдән котылу өмете белән әнисенең күкрәгенә сыена. Табиблар сабый гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын эшләсәләр дә, берничә тәүлектән соң Айнур якты дөнья белән саубуллаша.

Тикшерүчеләр Әлфиянең әллә салган баштан, әллә үзен бераз булса да тынычландырыр өчен язган көндәлегенә тап булмаган булса, әлеге җинаять, бәлки, ачылмый да калган булыр иде. Башлыча Валерийга булган хисләре, кайнар мәхәббәте турында язылган җөмләләр арасында берничә урында: «Валерий, мин бит моны синең теләгең буенча, синең белән бергә булыр өчен эшләдем», – дигән җөмләләр бар. Мондый фактлардан соң, баланың үлемендә гаебе барлыгын инкарь итүенең кирәге дә калмагач, фаҗиганең ничек булуын тикшерүчеләргә бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә туры килә.

Валерий исә барысын да кире кага. «Баланың үлемендә минем катнашым юк», – дип кырт кисә. Хәтта судка да килми.

Суд барышы беркемне дә битараф калдырмады бугай. Хөкемдар да башкаларга сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп куйгалады. Бер якта – бичара ананың, сабыем кулымда үлде, дип өзгәләнүе, икенче якта – бер гөнаһсыз сабый язмышы…  Үз нарасыеңның гомерен өзәр өчен вәхши булырга кирәктер.

Югыйсә Әлфия күрер күзгә башкалардан берние белән дә аерылып тормый. Баштарак үзе кылган җинаятьтә Валерийны гаепләргә тырышса, аннары аракыны сәбәп итәргә омтыла. Әмма исерек килеш кылган җинаятьнең җәзасы зуррак булу мөмкинлеген белгәч, дәшми утыруны хуп күрә.

Суд залында утырганда да ул ялварулы күзләре белән әле  хөкемдарга, әле дәүләт гаепләүчесенә карап алгалады. Тикшерү барышында ачыкланган материаллар нигезендә  гаебен тулысынча танып, Россия Конституциясенең 51 нче маддәсе нигезендә судта чыгыш ясаудан баш тартуы да тикмәгә түгел. Каргышлы язмышы, бәхетсез мәхәббәте, тормышында булган башка кыенлыклары белән үзен күпмедер күләмдә аңларлар дип өметләнде бугай. Татарстан Республикасы Югары Суды ачык суд утырышында әлеге җинаять эшен карап, Әлфия Сабирҗанованы  РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе нигезендә 17 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Суд карарын сабыр гына тыңлап утырса да, җинаятьче үзенә бирелгән  җәза белән килешмәгән булып чыкты. Төрмәдә утыру вакытын киметүне сорап, Россия Федерациясе Югары Судына шикаять юллавы да шуны раслый. Шикаятьне карап тикшергәннән соң, РФ Югары суды карарны үз көчендә калдырды.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: depositphotos.com

 

 

 

 

 


Фикер өстәү