Ни генә дисәләр дә, төп гаеп – барыбер халыкта…

Халык кем ул? Халык гавамнан (массалардан) нәрсәсе белән аерыла? Массаларга акыл иңсен, алар фикерле булсын өчен, нинди шартлар кирәк? Гражданлык җәмгыяте ил, дәүләтләрне гармониядә яшәтергә, ялгышлардан сакларга сәләтлеме?

Яшәешебезнең асылына кагылышлы бу сорауларга җавап бирү һич тә җиңел түгел. Аларга язучы Владимир Войнович куйган сөальне дә өстәсәң – бигрәк тә. «Үзләренең акылсыз юлбашчылары артыннан, аларның портретларын күтәреп, алар әйткән шигарьләрне кычкырып чапкан миллионнарны нинди сүз белән, кем дип атау дөрес?»

Язучы соравына бер сүз белән генә «көтү» дип җавап биреп буладыр. Нинди җәмгыятьтә яши, ничек яши – ул хакта уйламаган, гамьсез, идеология белән исертелгән массалар әле дә – шушы ХХI гасырда да – беркая да китмәде. Алар кешелек җәмгыятенең гомуми үсеше дигәндә һаман да тормоз ролен үтәп килә кебек. Кемдер: «Иле, җитәкчеләре шундый булгач, халык нишли ала соң?» – дияр. Ни генә дисәләр дә, төп гаеп – барыбер халыкта. Һәр халык үз өстендәге хөкүмәткә, үз лидерларына лаек, дип тиккә генә әйтмиләр. Түзә, язмышы белән килешә икән, аңа рәхим-шәфкать күрсәтергә беркем дә атлыгып тормый.

«Үзләренең акылсыз юлбашчылары артыннан, аларның портретларын күтәреп, дуамал шигарьләр кычкырып чапкан миллионнар». Күз алдына СССР заманындагы бәйрәм демонстрацияләре, урамнарны тутырган колонналар, Политбюро әгъзаларының фотосурәтләрен тоткан, репродуктордан яңгыраган өндәү-шигарьләргә «ура» кычкырып җавап кайтарган халык килеп баса. Шулай ук «казарма»да асралган, стройга тезелгән кешеләр, Төньяк Корея ише тоталитар дәүләтләрдәге кыргый тәртипләр килә. Кылынган сәяси «җинаять», мәсәлән, партия линиясе белән килешмәгән өчен «Өч буынлы җәза» законы нигезендә Төньяк Кореяда кеше үзе генә түгел, балалары, хәтта ки кайчан да булса туачак оныклары да (!) җаваплы икән. Тик шундый шартларда да каршылыкка, баш имәүгә урын кала. Ул юл, ихтимал, бердәнбердер – гомерне куркыныч астына куеп булса да, илдән качу. Язуларынча, качучылар елдан-ел арта. Тик 26 миллионлы күпчелек, юлбашчыдан, идарәчеләрдән иңдерелгән канун, кагыйдәләргә буйсынып, җан асравын дәвам иттерә: яттан белгән вазыйфалар, белмәгән хокуклар, иҗтимагый-сәяси фикер дигәндә бер юнәлештә, кушылганча гына уйлау, фәкыйрьлектәге тигезлек.

Уйлау, дию бу очракта дөрес тә түгелдер. Бер акыллы зат әйтмешли, бар кеше дә бертөрле уйлаган җирдә беркем дә уйламый.  Көтү уйлый белми, көтү инстинкты белән яши. Массалар – тулысы белән «көтүче» ихтыярында. Тыныч яшәгәндә, алар – эш аты, сугыш чыга калса – туп ите. Һәм бер Төньяк Кореяда гына түгел. Илнең рәсми исеме – Корея халык демократик республикасы. Әгәр дә кайсыдыр ил атамасында «халык» сүзе, «демократик» кәлимәсе бар икән, көт тә тор: ул ил күп очракларда авторитар, йә тоталитар, андагы гавам ирексез, кеше хокуклары үтәлми, демократия исе килми дигән сүз…

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге гавамны «массалар» дип атап кына калмый, аның икенче төрле мәгънәсен дә китерә. Гавам – гыйлемсез, аңсыз халык, социаль-сәяси битараф кешеләр төркеме. Ягъни, тамак кайгысыннан башканы белмәгән, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренә башына чөй каксаң да төшенмәгән, печтеки генә дә аналитик акылы булмаган катлау. Пропаганда исерткән, «идеология» дигән гипноз миңгерәүләткән масса никадәр күп булса, тоталитар дәүләткә, аның идарәче элитасына шулкадәр яхшы. Сүзлекләр «халык» дип килеп чыгышы, мәдәнияте, тарихы уртак булган кешеләр төркемен атый. Ләкин халык булып саналу да сай мәдәниятлелектән, тарихка битарафлыктан, ирек-хокуклар җәһәтендәге наданлыктан аерылу түгел әле. «Көтү»дә тормас өчен, бәндә аңлы гражданин булып формалашырга тиеш. Войновичны янә дә искә алганда, аның әле: «Халык күпчелек очракларда аерым кешедән аңгырарак», – дигән фикере дә бар. Ягъни массаларны ниндидер томана идеягә ышандыру аерым кешене ышандыруга караганда күпкә җиңел. Чөнки көтүдәге җан иясе көтү инстинктына, көтүдәге гомуми аңга, ягъни аңсызлыкка буйсына…

Империячел үткәне яисә бүгенгесе күңелен җылыткан, бөеклек белән туенып яшәгән халыклар да гавам чутында. Андыйлар да артык тук тормышта, дөньяның артына тибеп яшәми. Тик ул кавем шундый: чалбары тишек, арты ялангач булса булсын, иле генә бөек саналсын. Башка халыклар ул яшәгән илдән куркып, калтырап торсын. Үтә дә сәер мантыйк һәм менталитет булса да, ул бар, ул яши, кайчакларда миллионнар аңын биләп тора. Андыйларның «исерүе» шул дәрәҗәдә: алар ул системаны чәчрәп чыгып аклый һәм яклый. Җәберне дә җәбер дип түгел, башкача кабул итә. Бу җәһәттән Пушкин прозасы искә төшә. Алпавыт Троекуровның атна саен ат абзарында сыртлары каезланган, кимсетелгән крепостнойлары: «Безнең хуҗа тирә-як алпавытлар арасында иң гаяре, иң текәсе, беркемгә дә баш бирми торганы», – дип сөйләнә-сөйләнә аның белән горурланалар. Андый күренешне – корбанның үзен җәберләүчегә мәхәббәтен психологиядә «стокгольм синдромы» дип тә атыйлар. Швед башкаласындагы банкны басканда алынган тотыкларның, коткарылганнан соң да җинаятьчене яклавы, полиция белән хезмәттәшлеккә бармавы сәбәпле, әйләнешкә кергән мазохизмга тартым сәер сыйфат һәм төшенчә ул.

«Көтү»гә, ул тудырган төрле «мазохизм», ура-патриотизмнарга альтернатива – әлбәттә, хәтсез дәүләтләрдә яшәп, үзен бар яктан да аклаган гражданлык җәмгыяте. Гражданлык җәмгыяте – көтү булудан туктау, үз язмышыңны үзең билгеләргә алыну, хакимияткә йогынтылылык, аны контрольдә тоту, аны халыкка хезмәт иттерү. Андый җәмгыять, әлбәттә, үзеннән-үзе яралмый, тиз барлыкка килми. Аның өчен хөрлеккә даими йөз тотып яшәү кирәк. Фикер төрлелеге, демократик институтлар ягына борылу кирәк. Көтү таралсын өчен, халыкның уянуы, айнуы, хакимияткә тәлапле булуы мөһим. Гражданлык җәмгыяте ул – вертикаль азмасын өчен яралган горизонталь багланышлар. Теге яки бу тармакта эшләүче эшче, хезмәткәрләрне берләштергән, теләсә нинди хакимият органы белән аяк терәп көрәшергә әзер бәйсез профсоюзлар. Үзләре теләп оешкан, яшь буын мәнфәгатьләрен актив яклаучы йогынтылы яшьләр союзлары, нәтиҗәле эш күрсәтүче, дәүләт вертикаленә катнашы булмаган җирле үзидарәләр, башкалар. Горизонталь багланышлар халыкны уяу, аңлы, омтылышлы итә. Гражданлык җәмгыяте булганда чиновниклар да гел башка, алар халыктан файдалана, аның хисабына яши алмый, ә чып-чын халык ялчыларына әверелә.

Наил Шәрифуллин

 


Фикер өстәү