Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана – 14 мәйданчыкның адресын тәкъдим итәбез

Шимбә – 16 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Шәһәр халкына кибетләрдән 15 процентка арзанрак бәядән ит, яшелчә, ярдәмче хуҗалык өчен кирәк-ярак сатып алу мөмкинлеге ачыла, дигән сүз бу.

Ярминкәләргә товарны 22 район һәм 19 агросәнәгать комплексы оешмасы китерәчәк. Казанда сәүдә иртәнге 6 дан көндезге сәгать 1гә кадәр дәвам итәчәк, дип яза Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

Шулай итеп, ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уздырыла:

Дементьев ур., №7 й.; Ленинград ур., №27 й.; Татарстан ур., №53 й.; Чехов ур., №2 й.; Батыршин ур., №20 й.; Краснококшайская ур., №150/2 й; Революция ур., №12 й.; Лаврентьев ур., №10 й.; Хөсәен Ямашев пр., №71а й.; Рихард Зорге ур., №66 й.; Юлиус Фучик ур., №64 й.; Аграрная ур., №2 й.; Липатов ур., №7 й..
“Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләр исә Осиново бистәсендә Сәүдә йорты (Садовая ур., №9 й.) парковкасына ярминкәгә килә алачак.
Ә инде Беломорская һәм Гудованцев урамнары чатындагы сәүдә, биредә яшәүчеләрнең соравы буенча, якшәмбе – 17 мартта да (6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә) гөрләячәк.


Фикер өстәү