Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина: «Гыйнварда ук помидор, борыч чәчтек»

Язга аяк баскач бар дөнья яңара, кешеләр дә яңача яши башлый кебек. Халыкның кәефен сораштык: кем, кайда, ниләр белән мәшгуль?

Рәмзия Әхмәдуллина, бакчачы (Казан):

– Яз килгәне сизелә башлады. Күңелләр күтәрелеп китте. Мин язга үзгәрешләр белән керәм. Озак еллар эшләгән эш урынымны алыштырдым. Әкренләп яңасына өйрәнәм. Гел юлда әле бу арада. Өйгә сөенеп кайтып керәм. Барыбызны да янына җыя торган 3 айлык оныгым бар минем. Әнә шуңа да дөнья бөтенләй башкача хәзер. Ә инде үз йортыбыз белән яшәгәч, яз җитүгә эшләр дә күбәя. Бакча эшләрен бик яратам. Үзем белгәннәрне социаль челтәрләрдә башкалар белән дә бүлешәм. Тиздән үземнең дусларымны җыеп бәйрәм уздырырга дип торам. Инде гыйнвар, февраль айларында ук помидор, борыч чәчтек. Шактый чәчәкләр дә утырттык.  Үзем сынаган орлыкларны гына алам. Аларның да төрлесе бар. Барысын да белеп эшләргә кирәк.


Фикер өстәү