«Тәртип» 10 еллыгын Филармониядә уздырырга җыена

Быел “Тәртип” радиосы 10 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан радио коллективы зур концерт әзерли. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

– Без, гомумән, ел саен радиодагы эшчәнлектән тыш бик күп чаралар үткәрәбез. Быел менә концерт эшчәнчегенә дә тотындык һәм “Кабатланмас моңнар” проектын башладык. 17 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның кысасында “Тәртип”ле 10 ел” дигәне узачак. Ул безнең 10 еллык эшчәнлеккә үзенә күрә нәтиҗә булыр дип уйлыйбыз, – дип сөйләде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Концертта Айдар Фәйзрахманов һәм Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Фоат Галимуллин, Луара Шакирҗанова, Римма Ибраһимова, Алмаз Хәмзин, Әсхәт Хисмәт, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Гөлшат Имамиева, Марсель Вәгыйзов, Фәрит Таишев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйлә Таишева, “Риваять” этно-төркеме һәм башкаларның катнашуы көтелә. Оештыручылар сүзләренчә, өч сәгатьлек, әмма ялыктырмый торган программа әзерләнә.


Фикер өстәү