«Курган» зиратында табутларның җир өстенә «чыгуын» аңлатканнар

Социаль челтәрләрдә, имештер, “Курган” зиратында табутлар һәм мәет калдыкларының җир өстенә калкып чыгуы турында видеолар – фэйк. Бу хакта “KazanFirst” Казан башкарма комитеты мәгълүматларына таянып яза.

Хакимият хәбәренә караганда, Фәрит Гайсинның мөрәҗәгатендә бәян ителгән очраклар расланмаган: табутлар һәм мәет өлешләре тышка чыкмаган, каберләргә бернинди дә зур зыян килмәгән.
– Язын каберләр һәрвакыт берникадәр утыра. Чөнки кышын казылган туфрак, катып, таш кебек була да, язын эри. Бу хәл кайбер очракларда кабер өстендә нык итеп урнаштырылмаган билгеләрнең авуына китерә.
Әмма яз өчен гадәти хәл бу, дип ачыклык кертелгән башкала мэриясендә.


Фикер өстәү