Казанда шимбә өмәсенең кайчан үткәреләчәге мәгълүм

Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.
Казан хакимиятендә гомумшәһәр өмәсен үткәрү көнен билгеләгәннәр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Казанда шимбә өмәсе 20 апрельдә уздырылачак. Тынычлык бистәсендәге Каенлык аерым игътибар үзәгенә алыначак: башкарма комитеты хезмәткәрләре биредә җыештыру эшләре башкарачак.

Шәһәр хакимияте барча кешене чарада катнашырга чакыра. Өмәгә килүчеләргә кирәкле эш кораллары биреләчәк, шулай ук калдыкларны җыю һәм чыгару күздә тотыла.


Фикер өстәү