Үлгәннәрнең бурычы – исәннәрдә

Берәү дә бу җиргә мәңгегә килмәгән. Сәгате суккач, үлем һәркайсыбызның ишеген кагачак. Динебез үлгәннәрне бары тик яхшы сүз белән генә искә алырга куша. Моннан тыш мәрхүмнәргә карата исәннәр нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Аларның әҗәте калса, аны кем түли? Үлгәннәрнең рухлары теге дөньяда очраша, аралаша аламы?

Шушы һәм башка сорауларга җавап табу өчен, Казанның «Әхмәтзәки» мәчетеннән Марат хәзрәт Гайнетдиновка мөрәҗәгать иттек.

Кайберәүләр үлгәннәрнең рухларын чакырып, алар белән аралашып була дип уйлый. Ислам дине моңа ничек карый?

– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим! Алай итеп рухларны чакырып, алар белән аралашу дигән гамәл динебездә юк. Әгәр дә булса, пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәтеп калдырыр иде. Димәк, әһәмияте һәм хикмәте юк. Адәм баласы нәрсә белергә тиеш, шул Коръәндә, хәдисләрдә бар. Шул җитә.

Үлгән кеше исеменнән Коръән укырга ярыймы?

– Әлбәттә, ярый, хуп булган, фазыйләтле гәмәл бу. Ярый гына түгел, ә кирәк тә! Коръән укыр алдыннан: «Шушы гыйбадәт мәрхүмгә рухи ризык, рухи бүләк булып барсын бездән», – дип ниятлисең, йә ахырдан, укып бетергәч, дога кылганда: «Эшләгән шушы изгелекләребез рухи бүләк, рухи ризык булып барсын, савап язылсын аларның җаннарына!» – дип әйтәсең. Гомумән, динебез мәрхүмнәргә карата изгелектә булырга кирәк дип өйрәтә, хәтта аларны яхшы сүз белән искә алу да, аларның рухларына савап итеп языла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Бер мәрхүм турында 4 кеше яхшы сүз белән искә алса, ул җәннәтле булыр». Сәхабәләр аннан: «Ә өч, ике кеше булса, ни була?» – дип сораган. «Шуның кадәр булса да, җәннәтле булыр», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Димәк, әлеге кеше гомерен бушка үткәрмәгән, изгелектә булган. Аллаһ – әйбәтрәк белүчедер!

Үлгәннәрнең рухлары теге дөньяда берберсен очрата, аралаша аламы?

Бу – Аллаһның кодрәтендә. Шәхсән үземнең туганнар арасында мәетләр төшкә кереп, фәлән кешене күрдем, ул да мине каршы алды дип, минем белән сөйләште дип әйтүчеләр, төштә исән туганнарына дәшүче мәетләр бар.

Казанда берничә ел элек бер ханым хастаханәдә бала тапканда мәрткә китә. «Җаным тәннән чыгып китте, өскә күтәрелдем, бер болыт эченә кердем, каяндыр минем үлгән бабай чыкты. Кулында таяк иде. «Син монда нишләп йөрисең?» – дип миннән сорады бу. «Әле синең вакытың җитмәде, аста балаң көтә», – дип әйтте дә таягы белән мине куып җибәрде. Мин аңыма килдем, баланы таптым», – дип сөйләгән иде ул ханым.

Хәдисләрдә үлгән мөселманнарның балалары Ибраһим (г.с.) янында булачагы турында әйтелә. Димәк, Аллаһның рөхсәте булса, очраша алалар дигән сүз. Ә Аллаһ – әйбәтрәк белүчедер.

Үлгәннәрне ничек искә алырга?

– Бары яхшы сүз белән генә. Пәйгамбәребез шулай әйтеп калдырган. Урысларда әйтәләр бит: «Об усопшем либо, хорошо либо ничего». Андый тәртип безнең диндә дә бар. Әле бер яхшы ягын искә алып, үрнәк буларак үзебезгә алсак, бу аның рухына өстәмә савап булып язылачак. Чөнки ул безне яхшыга өйрәтеп калдырды, өлге, үрнәк булды.

–Үлгән кешеләрнең фотоларын өйдә куярга ярыймы?

– Аны куюда хикмәт юк, сурәт кую динебездә хупланмый да. Рухларын сөендерергә теләсәк, дога, яхшы сүз белән искә алып, алар исеменнән изгелек эшләсәк, аннан да яхшырагы булмас.

Үлгән кешенең бурычлары калса, аларны ничек түләргә?

Туганннары, варислары түләргә мәҗбүр була. Сәбәпсез түләмиләр икән, мәрхүм җәзага тартылырга йә аңа гөнаһ язылырга мөмкин. Пәйгамбәребез әйтте: «Мөэминнең җаны, бурычын башкалар түләгәнгә кадәр, аның белән бәйләнгән булып калыр».

Үлгән кешеләр төшкә керсә, төштә алар сине юатса йә үзе янына чакырса, моны ничек аңларга?

Күпчелек очракта алар дога өмет итеп керәләр һәм, бәлки, алар нинди булса хәлгә ишарә итәргә мөмкиннәр. Нинди генә төш булмасын, Мөхәммәд (с.г.в.): «Яхшыга юрагыз», – дип өйрәтеп калдырган.


Фикер өстәү