Бер йодрык. Татарстан Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүчеләргә ничек булыша?

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул ул. Ничә көн Оренбург өлкәсендәге су басуга бәйле вазгыять телдән төшми. Күршеләр кайгысына Татарстан да битараф кала алмады. Хәер, без андый милләт тә түгел. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров та шулай ди. Күптән түгел аның җитәкчелегендәге эшче төркем Оренбург өлкәсендә, Орск шәһәренең су баскан өлешләрендә булып кайтты. Сәфәрдә күргәннәре турында ул безгә дә сөйләде.

– Без анда яшәүчеләргә ярдәмнең янәшәдә икәнен, Татарстанның беркайчан да мондый олы кайгыдан читтә калмавын күрсәттек һәм алар моны тойды, – ди Данис Шакиров. – Мин бу сәфәрдә андагы халыкның рух ныклыгына сокланып кайттым. Әле бу су казасы китергән матди зыян күләме аннан соң да исәпләнер. Андагы халыкка гуманитар ярдәм илтүдән битәр, аралашу, күрешү, очрашу да кирәк иде. Бу – тарихи ватаннарының янәшәдә булуын раслаучы дәлил.

Сүзләрендә хаклык бар. Оренбург өлкәсендәге табигать афәте турында хәбәр чыгуга, Бөтендөнья татар конгрессы, андагы милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдус Дәүләтов белән элемтәгә кереп, вазгыятьне белешә. Шуннан соң Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тәкъдиме белән штаб оеша.

– Оренбургта чиста суга кытлык булуын аңлап, иң беренче гуманитар ярдәм итеп, су җибәрдек. 5әр литрлы 3600 шешә су төяп, Оренбургка илтеп тапшырдык. Оренбургка татар эшмәкәрләре дә ярдәм кулы сузды, – дип сөйләде Данис Шакиров. – Әлбәттә, ярдәм күрсәтүебез моның белән генә чикләнмәячәк. Бу эш дәвамлы булачак. Чәршәмбе кабат гуманитар ярдәм белән йөк машиналары кузгалачак. 10 тонналап чиста су алып барачакбыз, Коркачыктагы икмәк кабул итү оешмасы җитәкчесе Нияз Гарипов ярмалар тапшырачак. Без мондый бәла-казалар вакытында бер йодрыкка берләшә беләбез. Моны Курган өлкәсендәге узган елгы фаҗига дә дәлилләде (өлкәдәге Йолдыз (Эчкен) авылында янгын чыккан иде. – Авт.)

Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, төбәктәге татар авылы саналган Тукайга су афәте шактый кагылган. «Бу авылга кереп булмый, ул тулысынча су чолганышында калган», – диде ул.

Моннан тыш эшче төркем аеруча зыян күргән Орск шәһәрендәге татарлар өчен аерым әһәмияттәге тарихи биналарны да карап чыккан. Сүз Орскиның Җәмигъ мәчете, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи кебек әдипләребез яшәгән йортлар турында бара.

– Алар су астында калмаса да, су басу зонасына эләккән. Аларны да торгызу мәсьәләсе контрольдә тотылачак. Су киткәннән соң, йортларны, биналарны төзекләндерү, матди ярдәм ничек тапшырылыр – халыкны хәзер әнә шул борчый. Билгеле, исән-имин, сау калганга сөенәләр дә, – диде Данис Шакиров.

 

Булышалар

Татарстан Рәисе карары белән Оренбург шәһәренә 52 кешедән, 10 техника берәмлегеннән, 6 йөзү чарасыннан торган, кирәкле кораллар һәм су суырту өчен мотопомпалар белән комплектланган җыелма мобиль төркем җибәрелде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләреннән тыш, бу отряд составында республика эзләү-коткару хезмәте коткаручылары һәм Татарстан янгын күзәтчелеге вәкилләре дә бар.

 

Тамчыдан күл җыела!

Оренбургтагы табигать казасыннан зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы махсус исәп-хисап счеты ачты. Күршеләрнең бәласенә битараф булмаучылар түбәндәге реквизитлар буенча матди ярдәм күрсәтә ала.

Реквизитлар: Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар»

Почтовый адрес: 420060, г. Казань, Площадь Свободы, д.1

ОГРН 1031659011350

ИНН 1653007500

КПП 165501001

ОКВЭД 64.99, 58.11, 58.13

Расчетный счет: 40703810162020100015

Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» № 8610 ПАО Сбербанк г. Казань

БИК Банка: 049205603

Кор. счет банка: 30101810600000000603

Назначение платежа «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от наводнения жителям г. Орск, Оренбургская область»

 


Фикер өстәү