Әдилә Сәфәрова: «Гаиләне корбан итеп, карьера ясау дөрес түгел»

Әдилә Сәфәрованы күпләр алып баручы буларак белә. Әмма ул журналистикага очраклы гына килеп эләгә. Моннан тыш, ул әле – өч бала әнисе, хәләл мәҗлесләр алып баручы да. Телевидение нәрсәсе белән кызыктырган? Әдилә «эш» дип яшәүчеме, әллә гаилә җанлы кешеме? Шул хакта сөйләштек.

– Журналистика факультетына очраклы гына кергәнсез икән…

Кечкенәдән курчакларга киемнәр тегәргә яраткан кеше буларак, дизайнер булырмын дип уйлый идем. Кием яисә интерьер дизайнеры! Дус кызымның журналист булу хыялы бар иде. Апасы да журналистика факультетында укыды. Аңа ияреп, мин дә кереп карарга булдым. Анда барганчы язмаларың кайда да булса басылуы кирәк икән бит әле. Район газетасына берничә язмамны тапшырдым. Шулай итеп журналистика бүлегенә укырга кердем. Чыннан да, очраклы рәвештә булып чыкты ул.

– Телевидение нәрсәсе белән кызыктырды?

Укырга кергәндә телевидениегә барам дигән уй бөтенләй булмады. Кызыксыну хисе университетта ун кешелек аерым телевидение төркемнәре эшли башлагач башланды. Иң матурларын, иң чибәрләрен сайлап алганнардыр инде, күрәсең. Минем ул вакытта яшүсмерләргә хас булганча йөземнең кабарынкы чагы иде. Күзләренә ташланмаганмындыр. Бу төркемгә йөрүчеләр сюжетлар төшерә иде. Миңа шулкадәр кызык, ымсындыргыч булды ул! Практиканы газетада үттем. Язам да язам, ә миңа кызык түгел. Укытучыбыз Мөршидә Җиһаншинадан мине шул телевидение төркеменә кертүләрен сорадым. Мине алдылар да! Университет кысасында кечкенә генә бер студиябез бар иде. Тәүге телевизион күнекмәләрне мин университетта алдым. Гомумән, телевидение ул – вирус. Ул вирус бер керсә, бетми. Шуңа күрә телевидениегә килеп эләккәннәр анда озак хезмәт итә дә. Мин бит әле телевидениедән китеп, башка урыннарда да эшләп алдым. Иҗатка сусап, кире кайттым.

– Хәләл мәҗлесләр дә алып барасыз. Бу юлга ничек бастыгыз?

Дин темасы миңа якын, шуңа хәләл мәҗлесләр үткәрүгә дә алынырга булдым. Без аларны шау-шусыз, тыныч кына мәчетләрдә алып барабыз. Мәҗлесләр алып бару телевидение эшеннән авыррак дип саныйм, чөнки биредә бөтен күзләр дә сиңа төбәлгән. Ә студиядә төшерү группасы һәм камералар гына. Ул инде үзеңнең өең кебек. Мәҗлестә өстәмә дубльләр ясау мөмкинлеге дә юк.

– Матбугатны күзәтеп барасызмы?

Вакыт табарга тырышам. Безнең өйгә «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы» газеталары килә. Балаларга «Сабантуй»ны, «Салават күпере»н алдырабыз. Интернеттан «Матбугат.ру»ны укыйм. Радиолар да тыңлыйм, телеканалларны да карыйм. Социаль челтәрләрне дә укып барам. Безгә мәгълүмат дулкыныннан төшеп калырга ярамый.

– ТНВда яраткан тапшыруыгыз нинди?

– Мин – ТНВ фанаты! Ял көннәрендә «Җырлыйк әле»гә кушылып җырлыйбыз, «Башваткыч»ка туры килсәк, сорауларын чишәбез. Көн дә «Хәбәрләр»не, «Манзара»ны карыйм. Балаларның колагына татар теле керсен дип, кайвакыт махсус ТНВны кабызып куям әле мин. Иртә белән чәй эчкәндә, кичен ашаганда да бездә гел ТНВ эшли.

– Яратып укыган китабыгыз бармы?

Мин берничә китапны берьюлы укырга яратам. Миңа психология темасы кызык. Аннан хәзрәтләрнең китапларын укырга яратам. Хәзерге вакытта Роберт Миңнуллинның шигырьләр җыентыгын укыйм әле. Тагын бер китабым – Тимергали хәзрәт Юлдашевның вәгазьләре. Әле күптән түгел Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә дәресләре» дигән китабын бүләк итте. Аны да укыйм. Без балалар белән дә китаплар укырга яратабыз.

Коръәнне укыйм. Укыйм да, аннан тәрҗемәсен карыйм. Аңламаган гарәп сүзләрен тәрҗемә итәм. Үзем өчен шундый ачыш ясадым: татар сүзләренең күбесе гарәп теленнән алынган һәм Коръәндә очрыйлар. Шуңа күрә Коръәнгә кайту асылыма кайту кебек тоела.

– Ирегез дә, үзегез дә – бер үк профессия кешеләре. Бер-берегезне тәнкыйтьлисезме?

Алып баручы булып эшли башлагач, ирем шул кадәр тәнкыйтьләде, мин хәтта аның янында «Манзара» тапшыруын ачарга курка башлаган идем. Мин үзем тәнкыйтьне бик авыр кичерәм. Аеруча якын кешеләремнән. Үз-үземә таләпчән булсам да, кешеләрдән андый сүз ишетү авыр. Шулай да вакыт узуга, килешеп, киңәшләргә колак салам. Җавап итеп, иремне үзем дә тәнкыйтьлим, аның эшенә үз фикеремне әйтәм. Киңәшләшеп эшлибез.

– Сез карьеристкамы, әллә гаилә кешесеме?

Минем бөтен эшчәнлегем, тормышым гаилә мәнфәгатьләренә буйсына. Шундый гадәтебез бар: балалар мәктәптән кайткач, бер сәгать чәй эчә-эчә мәктәп хәлләрен сөйлиләр, киңәшләр сорыйлар. Аннан бергә өй эшләрен эшлибез, татарча китаплар укыйбыз, каналлар карыйбыз. Мин карьеристка түгел. Минем күп вакытымны гаилә ала. Минемчә, гаиләне корбан итеп, карьера ясау дөрес түгел. Әгәр кеше сәләтле икән, ул үзеннән-үзе үсәчәк. Кияүгә чыгу да, бала табу да аңа комачауламаячак, киресенчә, ныгытачак кына.

– Яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрәсез?

Яшәү –  буыннар чылбыры ул. Без дөньяга үзебез генә килмәгән, зур нәселнең дәвамчылары без. Шушы нәселнең йөзенә кызыллык китермәслек итеп яшәү һәм үзеңнән соң тагын да яхшы, тәрбияле, акыллы буын калдыру мөһим. Бездән соң килүчеләр дә лаеклы, акыллы кешеләр булырга тиеш. «Динебезне һәм милләтебезне үстерүче кешеләр булсыннар иде», – дип гел дога кылам. Җәннәткә эләгерлек итеп, матур гамәлләр кылып яшәргә тиеш без.

– Өч бала әнисе булу ардырмыймы?

– Арыган чаклар да була, бик нык арыган чаклар да була. Олы улыбыз инде үсеп җитте, хәзер безгә ул – ярдәмче. Арыганны аңлый, кечкенәләрне карарга булыша. Арыган чакта балаларның уңышларын күреп сөенәсең дә, шуннан көч аласың.

– Сезнең өчен иң яхшы ял – нинди ул?

– Ой, ял… Мин бу сүзне шундый яратам! Минем өчен ял –  тирә-юньне үзгәртү ул. Без бит – мәгълүмат диңгезендә йөзүче кешеләр. Шуңа күрә минем өчен һава алмаштыру бик мөһим. Җәйләрен авылда булырга яратабыз. Өйдә ялгызым калып, китап укып алу да – минем өчен яхшы ял. Вәгазьләр тыңлап, иманны ныгытырга, яңа гыйлемнәр тупларга яратам.

 

 


Фикер өстәү