Казанда бөтен Россиядән яшьләр җыелачак

18-20 апрель көннәрендә Казанда «Работа молодым» Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Анда илнең 20 төбәгеннән 600ләп кеше катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумның максаты – төрле төркемнәргә караучы, шул исәптән мәктәп укучыларын, студентларны һәм эшләүче яшьләрне таныштыру, алар өчен аралашу мәйданчыгы тудыру. Чарада катнашучылар яшьләрне эшкә урнаштыруның, һөнәри үсешнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак, шулай ук үз-үзеңне камилләштерү юнәлешендә белемнәрен арттыра алачак.

– Хәзерге яшьләрнең ике төп ихтыяҗы бар – торак һәм лаеклы хезмәт хакы булган эш. Безнең бурыч – студентларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру. 60 ел дәвамында студентлар отрядлары вәкилләре икътисадның төрле тармакларында эшли һәм бүген без заман белән бергә атларга һәм яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш, – ди бу хакта Татарстан яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.


Фикер өстәү