Казанда җылылык сезоны кайчан бетәчәген әйттеләр

Казан мэриясендә җылык сезоны кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйттеләр.

Билгеле булганча, бу атна азагында синоптиклар 20 градуска кадәр җылы вәгъдә итә. Тик коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр җылыны өзеп, ашыкмаска киңәш итә.

“Алдагы көннәрдә яңгырлар фаразлана. Хәзер җылылыкны сүндерсәң, өйләрдә салкын булачак. Моннан тыш, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханә биналарына да кояшты җылынырга бераз вакыт бирергә кирәк”, – диелә шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты аңлатмасында.

Әйтүләренә караганда, Казанда җылылык сезоны тиздән тәмамланачак.

“Төгәл даталарны якын көннәрдә хәбәр итәчәкбез”, – диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү