Өйдә җылылыкны ничек сакларга икәнен өйрәткәннәр

Суыклар “Каф таулары” артында түгел инде. Салкында өйдәге җылылыкны ничек сакларга? Җылылык өчен ничек азрак түләргә?

Info/for/me хәбәрчесенә “СК ЮКО” төзелеш компаниясе җитәкчесе Вадим Юлдашев түбәндәгеләрне сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, шәхси йорт хуҗаларына рекуперацияле һава алыштыргыч җайланма урнаштырудан да яхшысы юк. Ул бүлмәдә һава йөрүгә һәм кулай температура саклауга ярдәм итә. Моннан тыш тәрәзәләр җил-суык үткәрмәслек булырга, ә инде урамнан кергәндәге ишек тышкы, яки суык өлешен эчке җылы өлешеннән аерып торган бушлык (терморазрыв дип атала) белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Шулай ук “Умный дом” дигән системадан кулланырга мөмкин. Хәзер аны үз йорты белән яшәүчеләр дә урнаштыра. Ул өйдәге җылылыкны урамдагы температурага карап көйли. Әйтик, урамда суык булса – җылыны күбрәк, җылы булса – азрак бирә.

Өйдәге җылылыкны тагын ничек сакларга мөмкин ?

1. Начар җылынса, батареяләрне өрдерергә;
2. пластик булмаган тәрәзәләрне, “терморазрыв”сыз ишекләрне “җылытырга”;
3. җылы келәмнәр алырга;
4. тәрәзәгә калынрак пәрдәләр эләргә.


Фикер өстәү