Россия Герое Ирек Мәгъсүмовның хатыны Путинга ачык хат язган

Россия Герое Ирек Мәгъсүмовның хатыны – Анна Мәгъсүмова РФ Президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Мамадыш районында туып үскән Ирек Мәгъсүмовның 18 яшьлек Луганск кызын үтерүдә гаепләнүе турында язып чыккан иде. Анна иренең гаепле булмавына ышана, тикшерүчеләр күпсанлы закон бозуларга юл куйган дип саный һәм үзенең ачык хатында бу хакта җентекләп яза.

Хатта ул Красноярскидан «Вагнер» шәхси компаниясе хәрбиен дә телгә ала – аны да, ире кебек үк, җинаять кылуда гаеплиләр. Анна әйтүенчә, хәрбине ялган гаеп тагып рәшәткә артына озатканнар.

«Мин Сезгә күзгә бәрелеп торган факт белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен. Минем иремне, Ирек Мәгъсүмовны (ул өч Батырлык ордены, «Сугыштагы батырлыгы өчен» медале, Россия Федерациясе Герое «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнгән) ул кылмаган җинаять – 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләп төрмәгә ябарга телиләр. Эш шунда ки, элегрәк кызга чынлап та аткан хәрби — Павел Яськевич, үз гаебен танып, Россия Тикшерү комитетына ике тапкыр мөрәҗәгать итә. Ул шәхсән үзе килеп гаебен таныса да, тикшерүче документны чүп чиләгенә ыргыта», — дип яза ул үз хатында.

Анна шундый ук эчтәлектәге ачык хатны РФ саклану министры Сергей Шойгу һәм РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга да юллаган.

«Кызганыч ки, Александр Ивановичта (Бастрыкин – ред.иск.) бу мәсьәлә буенча катгый фикер урнашты. Аның ярдәменнән башка әлеге эшнең очына чыгуы кыен. Мин аңа мәгълүматны бозып җиткергәннәр һәм яклаучы ягын беркем дә тыңларга теләми дип саныйм. Һәрвакытта да ике як бар һәм ике якны да тыңларга кирәк. Әмма безнең шикаятьләргә беркем дә илтифат итми һәм аларны даими рәвештә аска «төшерә». Мин безгә игътибар итүләрен телим», — ди офицер хатыны.

Владимир Путин быелның августында Ирек Мәгъсүмовка Герой йолдызын тапшырды. Герой туып үскән Мамадышта офицер хөрмәтенә бер урамга аның исемен бирергә, бюст урнаштырырга һәм ул укыган мәктәп диварына истәлек тактасы куярга карар кылганнар.

 


Фикер өстәү