Татарстан Дәүләт Советында балаларны дәвалауга акча җыюга бәйле игъланнарга ачыклык керттеләр

Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар планлы чорына бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

Территориаль фонд директоры Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, киләсе елда керемнәр – 70,4 миллиард сум, чыгымнар – 72,1 миллиард сум күләмендә фаразлана.

Медицина ярдәме турында сөйләшкәндә, парламентта сабыйларны дәвалау өчен зур суммада акча җыюга бәйле игъланнар турында да телгә алдылар. “Мондый балаларга ярдәм күрсәтеләме?” – дип кызыксынды депутатлар. Алсу Мифатхова мәгълүмат чараларында еш очраучы мондый игъланнар бушлай медицина иминияте кысасындагы авырулар исемлегенә кермәвен, мәсәлән, генетик авыруларга бәйле операцияләр, шуңа күрә түләүле булуын әйтте.


Фикер өстәү