Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

28 декабрь Казахстанда гомуммилли матәм көне дип игълан ителде. Алма-Атыдан Нур-Солтанга юнәлгән самолет бинага бәрелде. 12 кеше һәлак булган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фаҗигагә бәйле рәвештә, Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Дарига Назарбаевага, парламент Мәҗлесе рәисе Нурлан Нигъмәтуллинга һәм Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Морзалинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән «Бек Эйр» авиакомпаниясе пассажир самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә чын күңелдән кайгысын уртаклашам, – диелә Татарстан парламенты җитәкчесе телеграммасында. — Казахстанның тугандаш халкына килгән кайгы-хәсрәтне уртаклашабыз. Үз туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләргә, шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк терелү теләкләрен җиткерүегезне сорыйм».

 


Фикер өстәү