Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкы исеменнән кайгы уртаклашты

Мәскәү өлкәсе губернаторы А.Ю. Воробьевка һәм Мәскәү мэры С.С. Собянинга ТЕЛЕГРАММА

Хөрмәтле Андрей Юрьевич! Хөрмәтле Сергей Семенович!

Татарстан «Крокус Сити Холл» да кылынган террорчылык һөҗүме нәтиҗәсендә күп санлы гаепсез кешеләрнең үлеменә бәйле тирән кайгыда. Без барыбыз да бу коточкыч һәм кешелексез җинаятьнең корбаннары турында тирән кайгырабыз. Республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Якыннарын югалтуга бәйле рәвештә, аларга ярдәм һәм теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйбыз. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүләрен телибез.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе

 


Фикер өстәү