Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары бу хәсрәтне сезнең белән бергә кичерә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Крокус сити холл» концертлар залында фаҗига сәбәпле кайгы уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

«Татарстан Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыккан коточкыч террактта якыннарын югалткан, шулай ук зыян күргөн кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары бу хәсрәтне сезнең белән бергә кичерә, мөхтәрәм ватандашлар. Фаҗиганең гаепсез корбаннары булырга дучар ителгән туганнарыгызны һәм дусларыгызны югалтудан булган сезнең хәлегезне без уртаклашабыз. Сезгә сабырлык һәм ныклык сорап, шулай ук яраланган һәркемгә шифа сорап, дога кылабыз», диелә хәбәрдә.

/Татар-информ


Фикер өстәү