Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдәге фаҗига белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашты.

«Тыныч гражданнарга карата кылынган коточкыч җинаять безнең йөрәкләрне әрнетә. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының искиткеч олы кайгыларын уртаклашабыз, бәла күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Бу хәсрәтле көннәрдә сезгә ныклык һәм сабырлык телибез. Татарстанның күпмилләтле халкы сезнең белән бергә кайгыра», – диелә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев адресына җибәрелгән телеграммада

.


Фикер өстәү