Казан үзәгендә, Бауман урамында сәгать янында, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да фаҗига корбаннарына мемориал оештырылган. Аңа чәчәкләр салу башланды инде, дип сөйләделәр Казан мэриясендә
Моннан тыш, «Ак Барс Арена» медиафасадында терактта һәлак булучыларга бәйле кайгы уртаклашу шәме барлыкка килүе билгеле булды.