Россиядә «Крокус Сити Холл» теракты корбаннары истәлегенә акция старт алды

Бүген Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә акция башланды. Ул «Торналар» дип атала – очып барган торналар концерт бинасыннан күккә очкан рәвештәге проекция итеп эшләнелгән.

Бөтен илдә бу акциягә кушылырга чакырылар. Моның өчен кәгазьдән торна ясарга, яки кошның рәсен ясарга һәм социаль челтәрләрдә уртаклашырга кирәк.

Акция Рәсүл Гамзатов шигыренә композитор Ян Френкель язган «Торналар» (Журавли) җырыннан чыгып оештырылган. Аны Мөслим Магомаев башкара иде, концерт залы да аның исемендә.

«Крокус Сити Холл»га һөҗүм нәтиҗәсендә соңгы мәгълүматлар буенча, 154 кеше һәлак булган. Бүген фаҗига корбаннары истәлегенә матәм көне дип игълан ителгән иде.

Россия шәһәрләрендә фаҗига корбаннарын искә алалар. Татарстан Рәисе фаҗига корбаннарының кайгысын уртаклашты.

/Татар-информ


Фикер өстәү