Рөстәм Миңнеханов: Террорчылыкны катгый гаеплибез

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл» үзәгендә 137 кешенең гомерен өзүгә китергән террорчылык актын кискен төстә гаепләде. Оешманың белдерүен аның рәисе, Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.

«Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл» концерт залында булган котчыкмалы террорчылык актына бик нык тетрәндек һәм аны катгый төстә гаеплибез. Һәлак булганнарның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез. Коточкыч вәхшилектә гаеплеләрнең барчасының да лаеклы һәм җитди җәза алачагына ышанабыз», – диелгән белдерүдә.

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме белдерүендә әйтелгәнчә, террорчылык, нинди генә рәвештә булмасын, дөньяга, иминлеккә иң җитди янауларның берсе булып тора. Ул бүгенге чорның иң куркыныч проблемасына әйләнде.

«Террорчылар, милләт һәм дин артына яшеренеп, үз максатларына ирешү өчен  кан кою ысулларын куллана, халыкта курку хисе таратырга һәм тотрыксызык булдырырга тырыша. Милләтара тынгысызлыкка юнәлдерелгән коткыга бирешергә, милли яки дини билгеләр буенча аеруга юл куярга ярамый. Җир шарындагы барлык сәламәт акыллы кешеләр, шул исәптән, мөселманнарны кертеп, барлык диннәр вәкилләре, әлеге канкойгыч терактны гаепләде. Безнең көчебез – бердәмлектә», – диелгән белдерүдә.

Оешма, террорчылыкның җимергеч идеологиясенә каршы алга таба уртак рәвештә көрәшүнең мөһимлеген искәртеп, халыкара террорчылыкка каршы юнәлдерелгән өстәмә чаралар эшләргә чакыра.


Фикер өстәү