«Сөенечле вакыйга бар»: укучыларыбыз нихәлләрдә яшәп ята?

Яз уртасы, иң хәерле һәм кадерле ай – рамазан ае уртасына да җиттек. Җиң сызганып, язгы бакча эшләренә керешер көннәргә дә күп калмады. Газета укучыларыбыз нихәлләрдә яшәп ята? Аларның кәефләрен белештек.  

Ландыш Нигъмәтҗанова

   

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:

– Кәефләр әйбәт. Эшлибез, ураза тотабыз, ял итәбез. Гаиләбездә сөенечле вакыйга да бар: күптән түгел олы улыбыз Әнвәр паспортлы булды. Әле менә каникул башланды, авылга кайттык. Барыбыз бергә, иң мөһиме – исән-сау. Димәк, барысы да әйбәт.

 

Гөлназ Гатауллина

Гөлназ Гатауллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Чаллы):

– Алты ел декретта утырганнан соң, быел мәктәптә укыта башладым. Яңа гимназиягә эшкә кердем. Төрле мәктәпләрдә эшләгәнем булды. Монысы өй янында гына, бик әйбәт. Элеккеге укучыларым сагындыра, әлбәттә. Шукларын, тәртипсезләрен дә сагынам (көлә). Татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклау бәйгесендә былтыр да катнашкан идем, быел да шул эшне дәвам иттерәбез. Хаталарны һаман да эзләп йөрибез. Күзгә чалынып тора бит. Шулай ук башка бәйгеләрдә катнашабыз. Үзем дә, мәктәптәге укучыларымны да катнаштырам. Татарча концертларга, театрларга йөрергә яратабыз. Башка шәһәрләргә экскурсияләр дә планлаштырып куйдык. Җәй көне Казанга барып кайтырга исәп.

 

Әнисә Рәхимова

Әнисә Рәхимова, күпбалалы әни (Казан):

– Мөселманнарның иң изге ае – рамазан ае бара. Бүген унбишенче көн бөтен гаиләбез белән ураза тотабыз. Ифтарларга, мәчетләргә йөрибез. Көндезләрен – эштә, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга йөрим. Балалар каникулга чыкты. Тулаем алганда, бар да әйбәт безнең. Мәскәүдәге трагедия гына кәефне кырды. Күңелдә тынычлык югалды. Беренчедән, кешеләр бик кызганыч, икенчедән, дингә зыян килмәсен дип борчылабыз.

 

Айназ Габидуллина

Айназ Габидуллина, блогер (Әлмәт):

– Кәефләр әллә ни түгел. Күңел ачу өлкәсендә эшләгән кеше буларак, иртәгә һәм берсекөнгә гастрольләргә китәргә тиеш идем. Бүген җитәкчедән сорап яздым, ул җавап биргәнче үк, «юк дип әйтсә, ярар иде» дип теләп тордым. Илгә килгән кайгы беребезгә дә йогынты ясамыйча калмады, билгеле. Рухи халәт бу көннәрдә бик зәгыйфь. Гаилә, көндәлек эшләр белән шөгыльләнәбез инде. Рамазан ае булгач, ифтарлар үткәрәбез. Бернигә дә карамастан, җан тынычлыгын саклап калырга тырышабыз.

 

Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов

Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов, бакчачы-агроном:

– Көннәр җылынды, димәк, ниһаять, язгы бакча эшләренә керешер вакыт җитте. Соңгы көннәр гөлләрне, башка үсемлекләрен корткыч бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртеп үтте. Лимон агачым инде күп итеп чәчәк атуга әзерләнә. Бу – яз килүнең тагын бер билгесе. Лимон агачының үсә башлавын кыш буе көттем. Тырышлык бушка китмәде. Барлык яфраклары яңарып бетте, яңа ботаклар үсеп чыкты. Икенче ел шулай яңарабыз. Моннан бер ай элек күп итеп чәчәк бөреләре чыгарып карады, әмма барып чыкмады. Менә хәзер мин теләгәнчә инде. Өр-яңадан зур агач булачак, 15–20 көннән кабат чәчәкләре дә күренер дип ышанам. Үсемлек тә, йөрәк җылыңны биреп, аңлаша алсаң гына тыңлый, ахры. Ә мин шуңа балалар сыман шат инде.


Фикер өстәү