Балта осталары: Дөресен әйткәндә, хәзер аның белән акча да эшләп булмый

Биектау районының Олы Битаман авылында яшәүче әтиле-уллы осталар Нияз һәм Илдар Маликовлар агачның бөтен серен белә.    

– Мин әтине бөтенләй белмим. Миңа 1 яшь булганда ул, сугышка китеп, шунда ятып калган, – дип искә ала Нияз абый. – Әти дә кулга оста булгандыр дип уйлыйм. Ясаган урындыклары, капкалары хәтеремдә калган. Үземнең дә балачакта ук кулдан кадак, чүкеч төшмәде, тегене-моны ясап, бармакның исән җире калмый торган иде. Без кечкенә чакта авыл миче бар иде бит. Мин һәрвакыт шуның каршында нәрсәдер эшли идем. Тегермәне дә, кул белән әйләндереп йөри торган арбалары да – берсе дә игътибардан читтә калмады.

Ирле-хатынлы Рахилә һәм Нияз Маликовлар 39ар ел мәктәптә укытканнар. Нияз абый физика һәм математика, информатикадан белем бирсә, Рахилә апа география серләренә төшендергән. Дүрт дистә ел эчендә балаларга кадак, чүкеч тоттырып, ир-егет һөнәрен өйрәтүдә дә Нияз абыйның роле зур булган.

– Укытучыны бервакытта да югары хезмәт хаклары белән куандырмадылар. Гел акча җиткезеп булмый, бурычлар да җыелып кына тора иде. Шул вакытта мәктәпкә зур шкафлар ясап бирдем. 1981 елда ясаган шкафларым әле дә исән. Шуннан соң башка заказлар да алырга, тормышны алып барырга үзебезгә ныклап тырышырга туры килде, – ди ул.

Лаеклы ялга чыккач исә, Нияз Маликовның һөнәре күңел юанычына әверелә. Күпләп урындыклар, тәрәзә кысалары, өстәлләр ясый башлый. Остаханәсендә ялгызы гына калганда да беренче чиратта үзенең остаз икәнлеген онытмый ул. Һәр хәрәкәтен төгәллек, пөхтәлек белән башкара. Гаделлек, сабырлык эш-гамәлләрендә генә түгел, уй-фикерләр чисталыгында, тырышлыгында да чагылыш таба.

– Пенсиягә чыккач, бу эш тагын да кирәгрәк булды әле. Вакытны телевизор карап, диванда ятып кына уздырып булмый бит. Аннан соң кулда эш булу – үзеңне кемгәдер кирәкле итеп тою өчен дә әйбәт. Агач эшенә бер кереп китсәң, чыгып булмый. Ул кызыклы китап укыган шикелле үзенә суырып ала. Ниятләгән эшең барып чыкса, күңелдә канәгатьлек хисе туа. Ул кешегә дә ошаса, әлеге хис тагын да көчәя. Мин нарат, чыршы белән ешрак эшләдем, чөнки алар эшкәртүгә яхшы бирелә, чыдам. Юкәдән исә тәрәзә өлгеләренә бизәкләр кисәргә уңайлы, – ди Нияз абый.

Бүген аңа – 83 яшь, шуңа күрә соңгы бер-ике елда кешеләрдән заказлар алмый башлаган. Аның каравы, әтисенең эшен үзләре белән бергә төп йортта яшәүче улы Илдар дәвам иттерә. Зур, купшы йортларында барысын да үз куллары белән булдырып чыккан  Маликовлар. Әтиле-уллы чит кешедән бер кадак та кактырмаганнар.

– Хезмәт дәресе укытканда, Илдар гел минем янда була торган иде. Шул вакытта ук барысын да сеңдереп барган, ахрысы. Кызыксынуы да шул чакларда кабынгандыр, – ди Нияз абый.

Хәер, кул эше остасы булуы белән генә түгел, остазлыгы белән дә әти-әнисе юлыннан киткән Илдар Маликов. 25 ел мәктәптә белем биргән ул.

– Мәктәптә хезмәт, сызым дәресләрен яратып укыттым. Аларның бетерелүе бик кызганыч, әлбәттә. Элек мәктәптәге бөтен эшләрне хезмәт укытучысы эшли иде бит. Менә яңа уку елыннан кертмәкче булалар да, тик ничек булыр ул – билгесез, чөнки күп әйбер таралып бетте инде, – ди оста.

Хәзерге вакытта исә Илдар абый өстәлләр, урындыклар, эскәмияләр, агачтан тәрәзә өлгеләре, кухня кирәк-яраклары, савытлар ясый.

– Мин имән белән эшләргә яратам, чөнки ул нык, чыдам агач булып санала. Моннан тыш, рәсемнәре бик матур, махсус ясаган төсле. Чималын Казаннан барып алып кайтам. Минем туганымның кухнялар ясау буенча үз бизнесы бар. Алар өчен дә шактый җиһазлар ясадым. Ә менә бу эпоксид сумала кулланган өстәлне бик озак ясарга туры килде. Башкаларга да эшләр идем, тик җылы урын булу кирәк. Сумала салкында куера, – ди ул.

Илдар Маликов әйтүенчә, агач материалга тиңнәр юк. Ул сәламәтлеккә дә яхшы, матур да, тик, кызганыч, аның модасы чыгып бара. Элек агачтан эшләгән әйберләрнең күпчелеген хәзер тимердән эшлиләр.

– Агачның җаны бар аның. Элек, мәктәптә эшләгән елларда, халык чират торып алып бетерә иде ясаган әйберләремне. Эшләп өлгертә алмый идем. Шәһәрнекеләр күбрәк кызыксынса да, авылда яшәүчеләргә ул кызык түгел. Дөресен әйткәндә, хәзер аның белән акча да эшләп булмый, чөнки агач кыйммәт, ә хезмәте түбән бәяләнә. Ике-өч ел элек бер урындыкны 800 сумга саткан булсам, узган ел 1 мең сумга эшләдем. Кулга акчасы бик аз кала. Безнең авылда агач осталары бик күп иде, табыш китерми башлагач, күпләр башка һөнәр үзләштерде, – ди Илдар абый.

Менә шулай остазлык үрнәге генә күрсәтеп калмыйча, осталык серләренә дә төшендерә алган Нияз Маликов улын.


Фикер өстәү