Террорчының туганнары Зорге урамындагы йорттан ашыгыч төстә качып киткән

Терактта шикләнелүче үзе дә моңа кадәр бу фатирда яшәгән булган.

“Крокус Сити Холл”да террорчылык актын кылуда шикләнеп тоткарланган бер ир-атның туганнары Новосибирск шәһәренең Зорге урамындагы фатирыннан ашыгыч төстә качып киткән. Бу хакта “KazanFirst” “GORSITE” чыганагына таянып яза.

32 яшьлек Дәлирҗан Мирзоев кулга алынганнан соң, аның Новосибирскида туганнары фатирында берничә атна яшәгәнлеге ачыкланган. Алар әйтүенчә, Мирзоевның үз илендә хатыны һәм балалары бар. Туганнары, аның нинди вәхшилектә гаепләнелүен белеп алганнан соң, шок халәтендә калган һәм бу бәндә белән башка очрашмаска вәгъдә иткән.

Ул гына да түгел әле: әлеге гаилә хәтта яшәү урынын алыштырырга карар иткән. Кайда күченүләре мәгълүм түгел. Күршеләре әйтүенчә, алар әле бүген генә юк булган, ә гаилә башлыгын, янәсе, полиция алып киткән.


Фикер өстәү