Язгы каникулда кая барырга?

Ниһаять, иң озын чирек артта калды, бүгеннән мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Укучылар 31 мартка кадәр ял итәчәк. Язгы көннәрне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен мавыктыргыч чаралар һәм урыннарны туплап бирергә булдык.     

Остаханәләр

«Кечтүк» балалар өчен театраль мастер-класслар

Кайда? Камал театры, «Шәрык клубы».

Кайчан? 25-29 март. 10:00-15:00 сәгатьтә.

Теркәлү

Камал театры курчак театры дөньясына 5 көнлек мавыктыргыч сәяхәткә чакыра! Нәни катнашучыларны «Әкият» курчак театры һәм Камал театры буенча экскурсия, Камал театры артистлары белән сәхнә серләрен ачу, курчак спектаклен карау, театр артистларыннан сәхнә теле, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар һәм башка бик күп кызыклы чаралар көтә. Ашату каралган. Яшь чикләве – 7-11 яшь.

«Театр. Балалар өчен балалар» 

Кайда? Камал театры, «Шәрык клубы».

Кайчан? 26-27 март, 14:00 сәгатьтә.

Керү язылу буенча.

«Театр. Балалар өчен балалар» дип исемләнгән проект укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, аларны театр сәнгате белән якынрак таныштыруга һәм үзләренең көчләрен театр сәхнәсендә сынап карауга юнәлтелгән. Проект кысасында балалар театраль түгәрәкләрендәге яшьтәшләре өчен спектакль күрсәтәчәк. Спектакльләр 26, 27 март көннәрендә «Шәрык клубы»нда үтәчәк. Шулай ук тамашачыларны «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив комплексы буенча бушлай экскурсия көтә.

Брошь ясау буенча остаханә

Кайда? Тинчурин театры.

Кайчан? 30 март, 14:00 сәгатьтә.

Дизайнер Наҗия Галимова брошь ясау буенча остаханә үткәрә. Чара ахырында фото һәм видео ясалачак, катнашучылар дәрестә ясаган кул эшләнмәләрен үзләре белән алып китә алачак.

Театр

«Мырау батыр» балалар музыкаль спектакле

Кайда? «Чулпан» мәдәният үзәге.

Кайчан? 30 март, 12:00 сәгатьтә.

Исеме – Мырау, фамилиясе – Мыекбаев, үзе Казан артындагы Бәрәзә авылыннан. Спектакльнең төп герое – гади авыл песие. Әмма ни өчен аның даны бөтен дөньяга таралган соң? Бу сорауга җавап табар өчен Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәрен укырга яисә Казан шәһәр филармониясенә килеп, батыр песинең маҗараларын үз күзләрегез белән күрергә кирәк! Спектакльнең режиссеры – Илдар Хәйруллин, сәнгать җитәкчесе – Чулпан Закирова.

«Кәрлә – мәктәп баласы»

Кайда? «Әкият» курчак театры.

Кайчан? 27 март, 12:00 сәгатьтә.

«Әкият» курчак театры үз репертуарында 80 нче елларда уңышлы барган әсәрләренең берсен яңадан сәхнәгә кайтарды – Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы»н яңартып чыгарды.

«И, кызык Шүрәле!.. »

Кайда? «Әкият» курчак театры.

Кайчан? 30 март, 12:00 сәгатьтә.

Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәре нигезендә куелган спектакльдә татар авылының милли бизәкләре чагыла. Балалар әкияттә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша. Шулай ук спектакльдә милли моңнарыбыз яңгырый, гармун тавышлары ишетелә. Матур кием-салымнар, дәртле биюләр, мавыктыргыч, кызыклы вакыйгалар яшь тамашачыны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмый.

Күргәзмә

«Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе

Кайда? Казан Кирмәненең (Кремль) «Эрмитаж-Казан» үзәгендә.

Кайчан? Алдан язылу буенча, 10 кешедән торган төркем өчен уңайлы вакытта һәм датада үткәрелә.

Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы җыентыгындагы рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив-кулланма сәнгате тәкъдим ителә. Балалар уен зоналары, хуш исле, мультимедиа һәм тактиль станцияләр белән гадәти булмаган сәнгать дөньясына чума алачак. Программада экскурсияләр, балалар һәм әти-әниләр өчен уеннар бар. Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.

СоюзМультПарк – балалар өчен интерактив парк 

Биредә танылган мультгеройлар белән виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык аша аралашырга мөмкин. Балалар өчен аттракционнар, 3D-бүлмәләр каралган. Пластилин, ком, картоннан яки компьютер технологияләре ярдәмендә мультфильм өчен анимация булдыру буенча остаханәгә барырга мөмкин. Шулай ук паркта махсус фотозонада Винни Пух, Карлсон яки Чебурашка белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге бар.

«Шәһәр панорамасы» музее  

«Шәһәр панорамасы» музее – Казанның меңъеллык тарихына багышланган заманча интерактив музей. Монда XV нче XVI нчы гасырдагы Казан ханлыгы чорыннан алып, хәзерге вакытка кадәр шәһәрне макетлар ярдәмендә өйрәнергә мөмкин.

Горки-Әмәт урманы

Казанның гаилә белән саф һавада ял итү өчен иң зур паркы. Биредә балалар велосипедта йөри, мәйданчыкларда уйный ала, кафеда төшке аш ашап була. Монда гаилә белән күңелле ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.


Фикер өстәү