Йөрәктә пластик кисәкчекләре тапканнар

Кытай башкаласының медицина университеты галимнәре йөрәк тукымасында пластик кисәкчекләре тапкан. Бу хакта “Российская Газета” “Environmental Science & Technology” журналы мәгълүматларына таянып яза.

Тикшеренү барышында 15 кешенең йөрәге тукымасыннан алынган үрнәкләр өйрәнелгән. Барысында да 20дән 500 микронга кадәр зурлыкта пластик кисәкчекләре табылган. Полиэтилентерефталат, поливинилхлорид, полиметилметакрилат кебек матдәләр кисәкчекләре санының бер дистәдән меңгә кадәр булуы ачыкланган!

Галимнәр билгеләп үткәнчә, шул рәвешле алар микропластикның йөрәк тукымасына кереп, шунда саклана алуын раслаган. Ә инде моның сәбәбе операция вакытында организмга махсус инструментлар кертү белән аңлатыла.

Шул ук вакытта бүген Нидерланд университеты галимнәре дә үзләренең тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарган. Аларга ышансаң, дөнья океанына һәр ел саен кимендә 500 тонна пластик чүп-чар эләгә. Бүгенгә пластикның судагы гомуми күләме 25 миллион тонна күрсәткече белән бәяләнә.


Фикер өстәү