Винарис өйләнер алдыннан: «Куркабыз, икебезнең дә беренче тапкыр…»

Җырчы Винарис Илъегет туй декадасы башлануы турында социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Бүген ул «мальчишник», Лилия «девишник» уздырачак.

– Бүген безнең “мальчишник” һәм “девичник” булачак. Бу – Лилиянең дә, минем дә тормышта беренче тапкыр үткәрелә торган чара. Икебез дә куркабыз. Шулай да вакытны менә дигән итеп үткәрербез дип ышанам, Аллаһы боерса, — ди ул.

Винарис белән Лилия иртәгә, 11 августта,  язылышалар, туйлары 13е була. Ә Арча һәм Пермь туганнары белән танышу-аралашу мәҗлесе 14 августка планлаштырылган. Ул Арча якларында узачак.

Бүген егетләр белән кич утырачак урыннарын да күрсәтте Винарис.

Лилия Хәмитова ире Винарис Илъегет турында: «Аның «тормоз» булганына мин гаепле түгел»


Фикер өстәү