Астыртын һөҗүм. Куркыту һәм коткы тарату өчен махсус эшләнде

2 апрель иртәсе Татарстанда яшәүчеләр өчен шомлы хәбәрдән башланды. Республикага тәүге тапкыр дроннар һөҗүм итте: Алабуга һәм Түбән Камада шартлау тавышлары яңгырады. Белгечләр пилотсыз очкычларның кайдан очып килүенә дә шикләнми. Россия Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча тикшерү башлады инде. Шунысы хак: бу куркыту һәм коткы тарату өчен махсус эшләнде.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан күгендә пилотсыз очкычларны иртәнге 4 тулып 45 минутта күргәннәр. Алар махсус икътисадый зона территориясендә урнашкан студентлар тулай торагы янында килеп төшкән. Интернет челтәрләрендә таралган видеоязмалардан күренгәнчә, совет заманындагы «кукурузник»ны хәтерләткән очкыч шартлау нәтиҗәсендә бинага зыян килә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 12 кеше, шул исәптән, чит ил студентлары да төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның тормышына куркыныч янамый, дип хәбәр итте табиблар.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев әйтүенчә, тулай торакка һөҗүм иткән пилотсыз очкычларда НАТО илләрендә җитештерелгән җиһазлар урнаштырылган.

– Алар Мәскәүдә сәүдә үзәкләренә, Белгородта күпкатлы йортларга, Алабугада тулай торакка һөҗүм итәләр. Нәкъ менә шундый кешеләргә каршы без махсус хәрби операцияне башладык та инде. Пилотсыз очкычларда НАТО илләрендә җитештерелгән җиһазлар урнаштырылган. Кемне куркытырга телиләр? 1815 елда – Парижны, 1945 елда Берлинны алган кешеләрнең оныкларынмы? – диде Тимур Шаһивәлиев.

Түбән Камада дроннар ярдәмендә «ТАНЕКО»га һөҗүм итеп маташканнар. Нефть эшкәртү заводының куркынычсызлык системасы ярдәмендә зыянны булдырмыйча калганнар. Предприятие территориясендә чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр. «Барлык хезмәтләр дә оператив рәвештә тиешле чаралар күрде. Куркынычсызлык системасы да эшләде. Зыян күрүчеләр дә, эшкә комачау итәрлек җимерелүләр дә юк», – диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, һөҗүм нәтиҗәсендә республика предприятиеләренең технологик процессына зыян килмәде, дип белдерде.

– Кызганыч, Алабугада зыян күрүчеләр бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Барлык хезмәтләр дә югары әзерлек дәрәҗәсендә, – дип язды ул иртән үк үзенең телеграм-каналында.

Республика башлыгы әйтүенчә, мондый шартларда тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан коткыга бирелмәү мөһим. Рөстәм Миңнеханов Алабугага үзе барып, зыян килгән бинаны карады, төзүчеләр белән сөйләшеп, тулай торакны тиз арада яңадан торгызырга кушты. Студентлар белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов аларга сабыр һәм ватанпәрвәр булганнары өчен рәхмәт әйтте. «Күрүемчә, сез бик кыю, куркыта алмаганнары күренеп тора. Әмма уяурак, саграк булырга кирәк», – диде ул егет-кызларга мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага барып, андагы предпрятие җитәкчеләре белән иминлек чаралары турында да сөйләште.

Россия Тикшерү комитеты республикада һөҗүм итү очрагы буенча тикшерү узачагы һәм гаеплеләр ачыкланачагы турында хәбәр итте. Шартлаулардан соң, Казан аэропортында куркынычсызлык чараларын көчәйттеләр. Республика предприятиеләре, шул исәптән «КАМАЗ» гадәти режимда эшләүләре турында белдерде.

Кайбер үзәк басмалар хәбәр итүенчә, Украина разведкасы Татарстанга һөҗүм итүдә җаваплылыкны үзенә алган. Моны белгечләр дә инкарь итми. Россия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Картополов әйтүенчә, Алабуга һәм Түбән Камага һөҗүм иткән дроннар Украина территориясеннән очып килгән булырга мөмкин. «Интернетта таралган видеоязмалардан күренгәнчә, сүз җиңел моторлы очкычлар турында бара. Аларның өстенлекләре шактый: мондый очкычлар түбән биеклектә агачлар өстеннән дә, чокыр һәм ерымнар аша да хәрәкәт итә ала. Аны һавада эзләп табу бик авыр. Гади дроннар белән чагыштырганда, мондый очкычлар ераграк араны уза ала», – дип сөйләгән ул «Газета.ру» басмасына. Соңгы сүзне тикшерүчеләр әйтәчәк. Шунысы игътибарны җәлеп итте: Татарстандагы шартлаулар – ил чигеннән эчкә таба иң еракка ясалган һөҗүм. Якынча исәпләүләргә караганда, Украина чигеннән Татарстанга кадәр ара 1,2 мең чакрымнан артып китә.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Луганскидагы вәкиле Владислав Дайнего әйтүенчә, «Алабуга Политех» көллияте күптәннән Көнбатышның игътибарын җәлеп иткән. «Сәбәбе бик гади – бездәге вазгыять «Россияне стратегик җиңелү»гә мәҗбүр итәргә теләүчеләрне нык борчый», – дигән ул. Кремль дә фикерен белдерде. «Киев режимы террорчылык юнәлешендәге адымнарын дәвам иттерә. Без һәм безнең хәрбиләр бу куркынычны киметү, ә алга таба тулысынча  юкка чыгару өчен эшлибез», – диде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

 

Пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәндә нишләргә?

Бинада булсагыз, аскарак – подвалга яки машина кую урыннарына төшәргә тырышыгыз. Лифтка кермәгез.

Фатирда тәрәзәләрсез урын табыгыз. Кагыйдә буларак, бу – юыну бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз. Тәрәзә янына якын килмәгез.

Пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң, очкыч яки аның җимерек өлешләрен тапсагыз, кулыгызга алмагыз. Шунда ук бу урыннан ераккарак китегез.

Урамда булсагыз, тиз арада якындагы бинага, җир асты кичүенә, машина кую урынына кереп яшеренегез.

Транспортта булсагыз, төшеп, яшеренү урыны табыгыз.

Табылдык турында 112 телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итегез.

Операторга үзегезнең исем-фамилиягезне һәм пилотсыз очкычны тапкан урынны хәбәр итегез.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

 

Фикер

Игорь БИКЕЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан инновацияләр университеты проректоры:

– Дошман кыен хәлдә кала башлагач, һәрвакыт террорчылык актларын көчәйтә. Шул рәвешле үз уңышсызлыкларыннан игътибарны читкә юнәлтергә, зыян салырга, иң мөһиме коткы таратырга тырышалар. Татарстан ил үсешенең локомотивы булып тора. Ул – зур сәнәгать, белем бирү, инфраструктура объектлары булган, һәр яктан да уңышлы төбәк. Шуңа күрә дә террорчылар чираттагы мишень итеп безнең республиканы сайлаган. Хәрби дроннар һөҗүме илебезнең дөрес юлдан баруын, Россия Президенты Владимир Путинның сәясәте хаклы икәнен тагын бер кат раслый. Без үзебезнең һәм күпмилләтле халкыбызның мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Иң мөһиме коткыга бирелмәскә кирәк. Террорчылар нәкъ менә шуңа өмет итә дә инде. Акыл һәм саклык белән эш итәргә кирәк. Дошман кабахәт һәм астыртын, ул теләсә нәрсә кылырга сәләтле. Хатын-кызлар, балаларны, бернинди гаебе булмаган кешеләрне үтереп, тулай торакны шартлатып, ул җирәнү хисе тудыра. Дошман безне җиңә алмаячак.

 

Ринат ФАЗЫЛОВ, Гомумроссия халык фронтының Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы:

–  Безнең республикага тәүге тапкыр пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә һөҗүм иттеләр. Ике тыныч шәһәр – Алабуга һәм Түбән Кама дошман утына эләкте. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бернинди гаебе булмаучылар – тулай торакта яшәүче студентлар зыян күрде. Алар арасында чит ил гражданнары да бар. Республикада булган әлеге вакыйгалар дошманга беспилотниклары һәм снарядлары кайда төшүе барыбер икәнен тагын бер кат раслады. Алар яу кырында бирешә. Шуңа күрә тыныч халыктан үч алалар. Татарстанда булган хәлләр Украина режимының асылы террорчылыкка нигезләнүен тагын бер кат дәлилләп күрсәтте. Дошманның төп максаты да билгеле: алар безне куркытырга һәм коткы таратырга тели. Әмма бернигә дә ирешә алмаячаклар. Республикага дроннар һөҗүме күпмилләтле халкыбызны тагын да берләштерәчәк кенә. Безнең көчебез бердәмлектә икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Җиңү безнең кулда булачак.


Фикер өстәү