Рөстәм Миңнеханов Татарстан энергетика форумын ачты

Бүген республика башкаласында «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы старт алды. Ачылу тантанасында Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Традиция буенча апрельдә без Россиянең һәм кайбер чит илләрнең энергетика бергәлеге энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алышкан форумны уздырабыз», — дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, форум алдагы елларда үзен энергия нәтиҗәлелеге технологияләрен күрсәтү һәм фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтте.

«Татарстан өчен энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өстенлекле бурычларның берсе. Республикада яңа технологияләр хисабына производстволарны яңарту эше алып барыла, газ куллану буенча проектлар гамәлгә ашырыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук үзара хезмәттәшлек, тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашу дустанә элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк, дип ышаныч белдерде.

«Форум мәйданчыгы үзара файдалы хезмәттәшлек һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле юл булыр дип ышанам. Барыгызга да кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эш телим», — дип йомгаклады Миңнеханов.

Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ-2024) 2024 елның 3-5 апрелендә узачак.


Фикер өстәү