Татарстанда 32 торак пунктны су басарга мөмкин

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2024 елның язгы чорында су басу мөмкин булган зоналарны әйттеләр. Тиешле мәгълүматлар ведомствоның рәсми сайтында бастырылган.

Статистика мәгълүматлары буенча, язгы ташуның үсеш сценариена караганда, быел су басу куркынычы республиканың 10 елгасына бәйле булырга мөмкин.  1003 йорт һәм 32 торак пункт куркыныч астында.

Сүз Тымытык, Иске Тумба, Иске Камка, Кәче, Кече Төрнәле, Уба, Исергәп һәм  Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнары территориясендә булган авыллар турында бара. Торак пунктларның тулы исемлеге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында бастырылган.

Ведомствода ассызыклаганча, әлеге мәгълүмат урыннарда чаралар күрү өчен муниципаль берәмлекләр башлыклары адресына җибәрелгән.


Фикер өстәү