Рөстәм Миңнеханов: «Энергетиканы үстерү – Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе»

Бүген “Казан Экспо”да энергетика һәм энергияне сакчыл тоту буенча халыкара форум башланды. Тантаналы чарала Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, башка рәсми кешеләр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казандагы форум 25 ел дәверендә бик нәтиҗәле мәйданчык буларак танылды. Биредә Россия һәм кайбер чит илләрнең энергетика оешмалары вәкилләре энергетиканы үстерү һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыша, энергияне сак тоту мөмкинлеге бирердәй заманча технологияләр белән таныштыра.

Татарстан Рәисе басым ясап әйткәнчә, энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәсен арттыру – Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе.

“Республикада заманча технологияләр һәм җиһазларны гамәлгә кертү хисабына производстволар яңартыла, газ- мотор ягулыгыннан киңрәк файдалану, электр зарядлы инфраструктураны үстерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Без бу өлкәдә тупланган тәҗрибәбез белән уртаклашырга, уртак эшкә әзер. Форумның үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, күздә тотылган проектларны уңышлы төстә тормышка ашыру максатында тырышлыкны берләштерү өчен бик мөһим чарага әйләнәсенә ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң видеоэлемтә аша Алабуга, Минзәлә, Питрәч һәм Лаеш районнарында автомобильләр өчен ике газ ягулыгы станциясен һәм криогенлы ике ягулык салу станциясен ачу тантанасы булды.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар махсус күргәзмә белән танышты. Анда Россиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Казахстаннан 80нән артыграк компания үзенең яңа эшләнмәләрен тәкъдим иткән.


Фикер өстәү