Федерация Советында «Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе тәкъдим ителде

Бүген Мәскәүдә, Федерация Советы бинасында «Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проекты күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Россия парламентының югары палатасында уздыру тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан иде. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Идел буе халыкларының традицион киемнәре проектын һәм коллекциясен булдыру идеясе 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыкка килде. Проект Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты тәкъдиме белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Тарихи-этнографик проект кысаларында Идел буе федераль округы территориясендә яшәүче халыкларның – русларның, татарларның, башкортларның, чуашларның, мариларның, мордваларның, удмуртларның 29 традицион киемнәре яңартылды.

Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев күргәзмәне ачканда, күргәзмәнең максаты – Россияне төрле халыкларның мәдәниятнең һәм сәнгатен, һәр халыкның һәм төбәкнең үзенчәлеген саклый торган күп гасырлык традицияләре булган уникаль мөмкинлекләр иле итеп күрсәтү, дип белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән сәламләде.

«Коллекцияне төзүгә дистәләгән галимнәр, культурологлар, тарихчылар, үз эшләрен җентекләп башкаручы осталар җәлеп ителде. Костюмнарны яңарту, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне, күпмилләтле халкыбызның рухи байлыгын саклау буенча әлеге фундаменталь хезмәт дәвам ителәчәк», – диде ул.


Фикер өстәү