Путин 2030 ел азагына кадәр мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүне төгәлләргә кушкан

Россиядә 2030 елның азагына кадәр барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнергә тиеш. Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыру буенча бурычлар исемлегендә шул хакта күрсәтелгән. Исемлек Кремль сайтына урнаштырылган.

“Россия Хөкүмәтенә, төбәкләрнең башкарма хакимияте органнары катнашында, 2025 елның 1 гыйнварына төзекләндерүгә мохтаҗ дип табылган балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерүне 2030 елның ахырына кадәр төгәлләү чараларын күрергә”, – диелгән документта.

Моннан тыш дәүләт башлыгы Хөкүмәткә “Гаилә” илкүләм проектын эшләргә тәкъдим иткән. Аның кысасында, 2025 елдан башлап, балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү өчен төбәкләргә федераль бюджеттан кимендә 94,5 миллиард сум юллау күздә тотыла.


Фикер өстәү