Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре пилотсыз очкычларның Татарстан предприятиеләренә һөҗүм итү очракларын тикшерәчәк. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Россия Тикшерү комитеты килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен һәм җинаятькә катнашы булган барлык кешеләрне ачыклаячак”, – дип билгеләп үтелгән Тикшерү комитетының телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Республика Рәисенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, предприятиеләрнең эшенә өзеклек килмәгән, җитди җимерелүләр юк.